Тәмен инде бигрәк тә!
Бакчаларда ишелеп җиләк уңды быел. Кайнатмасын, бәлешен, кагын, тагын әллә нинди җиләкле ризыкларын пешереп кинәнсәк тә, сәламәтлекне яхшыртуга, матурлануга куллансак та җитәрлек.
Инде калганын кая куярга белми аптыраган хуҗабикәләргә әлеге язмалар ярдәмгә килер.

6f34acabbff8c99e7be49d9bde8990c4
ФАЙДАЛЫ ДА, ЗЫЯНЛЫ ДА

Бакча җиләге – С витаминына иң бай җимешләрнең берсе, аның 100 граммында көнлек норма бар. Бу яктан ул бары тик карлыганнан гына калыша. Уртача зурлыктагы биш җиләктә С витамины зур бер әфлисунда булган кадәр. Бөер һәм сидек юллары авырулары белән интегүчеләргә сезон буена бакча җиләге ашарга киңәш итә табиблар, чөнки ул бәвел куу үзлегенә ия. Тик көнлек норма 400 граммнан да ким булмаска тиеш, дип аңлата алар. Гомумән, бөер авырулары булганда, бакча җиләгенең җимешләре генә түгел, тамыры да файдалы. Аларны төнәтеп эчү бөерләрнең эшчәнлеген яхшырта.
Бу җиләкнең бавырга да уңай тәэсире бар. Шуңа күрә дә бавыр авырулары булганда бакча җиләге диетасы тотарга кушалар: бер атна буена көн саен 1,5 килограмм ашау файдалы.
Ревматизм авыруыннан интегүчеләрнең буыннарындагы сызлануларын да басарга сәләтле ул, чөнки составында салицил кислотасы бар. Шулай ук, азканлылык булганда, бакча җиләге организмны тимер белән тәэмин итәргә булыша.
Экзема, диатез, вак бетчәләр һәм яралар бар икән, җимешләрне төеп, шул урынга сылагыз – нәтиҗәсен тиз арада сизәрсез.
Бакча җиләге үзе дә, аның яфраклары да матдәләр алмашын һәм кан басымын нормальләштерә, йокысызлыктан булыша, атеросклероз һәм гипертония кебек авыруларны булдырмаска ярдәм итә.
Гомумән алганда, бакча җиләгенең кеше организмы өчен файдасы бик күп. Химик составында бик күп минераллар булганга күрә, ул организмны чистарта һәм картаю процессын акрынайта. Матдәләр алмашынуны тизләтүе белән, артык авырлыктан интегүчеләргә дә булыша.
Ә тагын бу төр җимешнең йод алмашу процессларына уңай тәэсире бар, шуңа күрә аны зоб авыруларыннан дәваланучыларга файдалы продукция буларак тәкъдим итәләр.
Укып-ишетеп беләбез инде: тәмәке тартучыларда яман шеш авырулары бик күп тапкырларга ешрак очрый. Бу зыянлы гадәтне ташларга көчегез җитми икән, һичьюгы, җәй көне бакча җиләген ашап калыгыз – ул тәмәкедәге яман шеш булдырырга сәләтле начар матдәләрне юк итә.
Югарыда саналганнардан тыш, кан тамыры авыруларын, хәлсезлекне, грипп, ангина, стоматитны җиңәргә булыша, озак вакыт авырганнан соң, организмны тернәкләндерергә ярдәм итә. Бакча җиләгенең баш миенә булган уңай тәэсире һәм күрү сәләтен яхшыртуы да билгеле.
Тик җиләкнең зыяны да булырга мөмкин. Бу аны күпме ашауга бәйле. Бакча җиләге көчле аллерген санала, шуңа күрә табиблар бер яше тулмаган балаларга һәм аллергиядән интегүчеләргә җиләк ашаудан тыелырга тәкъдим итә. Аллергия исә түбәндәге симптомнарда күренә: җиләкне ашап 10-15 минут вакыт узганнан соң, кайберәүләрнең эче авырта башлый, ул укшый, коса, эче сыеклана, тирли һәм башы әйләнә. Тәндә кычыткан чакканнан соң чыга торган кебек тимгелләр барлыкка килергә мөмкин. Шунысы кызык – кайберәүләрдә җиләкнең үзенә аллергия булса да, аннан ясалган кайнатма һәм компотлардан мондый реакция күзәтелми.
Аллергиядән интегүчеләргә бакча җиләген бик аз күләмдә генә яки әчкелтем сөт продуктлары белән бергә ашарга тәкъдим ителә. Болай эшләгәндә, зыяны булмас. Бакча җиләген ашказаны авырулы кешеләргә, гастриты, язвасы булганнарга ашамаска киңәш ителә, чөнки аның составындагы кислоталар авыруның көчәюенә китерергә мөмкин. Җиләк – бик тиз бозыла торган җимеш, шуңа күрә аның чери башлаганнарын ашаудан тыелырга кирәк, югыйсә, агуланырга мөмкинсез.

ДӘВАЛАУ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ НИДӘ?

Тәмле дә, файдалы да дип, бакча җиләгенең җимешләре генә түгел, яфракларыннан ясалган төнәтмәләр турында да әйтеп була. Җәй көне урманга барып, дару үләннәре җыйган һәм кыш буе шуларны төнәтеп, организмын кирәкле матдәләр белән бает­кан кешеләрнең күңеленә файдалы үзлекләре белән бакча җиләге яфраклары да хуш килер. Ә чирен кыйммәтле дарулар ярдәмендә түгел, халык медицинасы чаралары белән дәвалау яклы бул­ганнар өчен бакча җиләгеннән төнәтмәләр тәкъдим итәбез.
1) Эчәклекләр, сидек куыгы һәм бөерләр ялкынсынудан көн саен ике-өч стакан бакча җиләге чәе эчәргә киңәш ителә. Аны әзерләү өчен ике аш кашыгы киптерелгән җиләкне бер стакан кайнар суга салып төнәтергә кирәк.
2) Җиләкнең яфраклары исә подаградан (организмда матдәләр алмашыну бозылу аркасында барлыкка килүче тире һәм буын авыруы) булыша. Зур гына өем киптерелгән яки яңа өзелгән яфракларны ярты литр суда төнәтеп, өстен каплаган килеш 10 минут тирәсе ут өстендә кайнатып алырга. Ашар алдыннан 100 мл күләмендә эчәргә кирәк. Бу төнәтмәне суыткычта ике тәүлек буена сакларга мөмкин. Шушы ук эчемлек бөер авыруларыннан да файдалы.
3) Эчәклекләре белән кыенлыклар туган һәм эч сыекланудан интеккәннәр бер аш кашыгы киптерелгән бакча җиләге яфрагын бер стакан суга салып, 30 минут төнәтеп алсын. Бер утыруда эчеп бетерергә киңәш ителә.
4) Кышын гына түгел, җәй көннәрендә дә кайберәүләр тамагы шешеп интегә. Ангинаны һәм тамак ялкынсынуларын дәвалау өчен, термоска җиләкнең киптерелгән яфракларын һәм чәчәкләрен салып, өстенә бер стакан кайнар су өстәп, сәгать буе томалап торырга кирәк булыр. Соңрак, һәр ике-өч сәгать саен авызны, тамакны шушы төнәтмә белән чайкарга кушалар.
5) Шешенүләрдән һәм югары кан басымыннан җиләкнең киптерелгән яфракларын стаканга салып, чәй пешергән кебек пешереп эчү булыша. Тәм өчен бер кашык шикәр комы өстәсәгез дә була.

Тәмле пирог

Форсаттан файдаланып калырга кирәк – җиләк сезоны бер генә килә, ә менә көндәлек ризыклардан тыш, бакча җиләге белән әллә нинди десертлар да әзерләп була. Фран­цуз­ларның яраткан пирогы – җиләкле галета, пешерергә дә җиңел, шул ук вакытта телеңне йотарлык тәмле дә. Аны бер мәртәбә әзерләп караган хуҗабикә, һичшиксез, икенче тапкыр да пешерәчәк.
Аны әзерләү өчен 200 грамм он, 100 грамм сөттән ясалган май, 7 аш кашыгы шикәр комы, 300 грамм бакча җиләге, 2 чәй кашыгы крахмал, 3 аш кашыгы су кирәк.
Шикәр комы белән онны бутаганнан соң, аңа угычтан уылган майны салып болгатабыз. Туңдыргычка куеп торган сап-салкын суны өстибез һәм камырны уа-уа шар рәвешенә китереп берләштерәбез, соңрак 20 минутка суыткычка куябыз. Суыткычтан алып җәйгәннән соң, өстенә крахмал сибәргә кирәк. Яхшылап юылган һәм икегә бүленгән җиләкләрне шул крахмал өстенә салып, өстенә шикәр комы сибәргә кирәк. Алга таба пирогның өсте ачык калырлык итеп, җиләкләрне камыр белән “төрәбез” һәм духовкада 180 градуста 40 минут пешереп алабыз.

Кагын да эшләгез!
Өлкән яшьтәгеләрнең урман җиләгеннән һәм алмадан ясаган каклары кышкы салкын көннәрдә дә җәй тәмен тоярга ярдәм итә. Шушындый ук тәм-томны бакча җиләгеннән дә ясарга мөмкин. Әчкелтем тәме, хуш исе белән ул башка җимешләрдән ясал­ган каклардан һич тә калышмый.
Бу какны ясау өчен бер килограмм бакча җиләге, ярты лимон, 300 грамм шикәр комы, 1 стакан су, 2 чәй кашыгы үсемлек мае кирәк. Җиләкләрне яхшылап юганнан соң, сантиметр ярым диаметрлардагы шакмаклар белән турап, алюминий кәстрүлгә салып барыгыз. Лимонны икегә бүлеп, яртысының суын җиләк өстенә сыгарга һәм су салырга кирәк. Уртача ут өстендә су кайнап чыкканчы пешереп алыгыз. Соңрак сүрән утта тагын 10-12 минут тотарга киңәш ителә. Бу вакыт эчендә җиләкләр суын чыгарачак һәм изелә башлаячак, шулай да пешеп бетмәгән булачаклар әле. Ә менә кәстрүлдәге су кайнап бетә диярлек. Җиләкләр көймәсен өчен, аларны вакыт-вакыт болгатып алырга киңәш ителә. Шушы вакытта мичне 150 градус кайнарлыкта җылы­тырга кирәк. Ә кайнар җиләк массасын яхшылап төеп һәм болгатып, яки блендерда әйләндереп ал­ган­нан соң аны куеландырып җи­бәрү өчен, шикәр комы өстәгез. Шикәр комы тулысынча эреп беткәнчегә кадәр, 4 минут тирәсе, катнашманы бертуктаусыз бол­гатыгыз. Таба яки “противень” өстенә пергамент кәгазе җәеп, шуның өстен майларга кирәк булыр. Соңрак кәгазь өстенә сак кына итеп, нечкә агым белән җиләк катнашмасын салыгыз. Кашык ярдәмендә массаны тигез итеп бөтен кәгазь өслегенә җәегез. Аның калынлыгы бер сантиметрдан да артык булмаска тиеш. Калынлыгы никадәр азрак – как та шуның кадәр тизрәк кибәчәк. Духовканың ишеген ачып, шунда 4-6 сәгать буена киптерергә кирәк. Мичнең ишеген япсагыз, ул кипмәячәк, ә пешәчәк.

Автор: Резида Валитова
«Кызыл таң» сайтыннан алынды

Комментарий язарга