Логотип «Мәйдан» журналы

Итле кәбестә пирогы рецепты

Камыр өчен: 1 йомырка, 4 аш кашыгы авыл каймагы (сыек май+кибет каймагы, сыер мае+кибет каймагы), 1 аш кашыгы көпшәкләндергеч (разрыхлитель), бер чеметем тоз һәм шикәр комы, чама белән он.Камырны кулг...

Камыр өчен: 1 йомырка, 4 аш кашыгы авыл каймагы (сыек май+кибет каймагы, сыер мае+кибет каймагы), 1 аш кашыгы көпшәкләндергеч (разрыхлитель), бер чеметем тоз һәм шикәр комы, чама белән он.
Камырны кулга ябышмый башлаганчы басарга һәм тастымал белән каплап куярга кирәк.

Эчлек өчен туралган кәбестә белән суганны бер стакан сөт салып пешереп алам. Сөтен йотып бетергәч, эретелгән сыер мае, фарш салып бераз утта тотам. Аннары тоз, борыч, җитен һәм көнҗет орлыгы (семена льна и кунжут), ике пешкән йомырка уып салам да яхшылап болгатам. (Йомырка салмасагыз да була, пешкән йомырка булгач салдым).

Барысы да әзер, пирог ясап, духовкада пешерәбез. Ашларыгыз тәмле булсын!
 

Фото: Гөлүзә Василова 


https://intertat.tatar/news/cooking/12-12-2020/itle-k-best-pirogy-retsepty-5791798

Комментарийлар