Логотип «Мәйдан» журналы

Ит ыслау рецепты

Чирмешән районының Кара Чишмә авылында яшәүче Радик Илалов ит ыслау тәртибен тәкъдим итә.Башта итне, төрле тәмләткечләр, тоз, борыч салып, 10 көн маринадта тоталар. Күләменә карап, төрле зурлыктагы, с...

Чирмешән районының Кара Чишмә авылында яшәүче Радик Илалов ит ыслау тәртибен тәкъдим итә.
Башта итне, төрле тәмләткечләр, тоз, борыч салып, 10 көн маринадта тоталар. Күләменә карап, төрле зурлыктагы, савытка салалар.
Аннары, таралмасын өчен, ит кисәген бәйләп, камерага киптерергә эләләр. Вентиляция һава өреп тора. Ит 35 градуста 1 сәгать чамасы тора.
Шуннан 80-90 градуста кайнар ыслау процессы башлана, якынча 6 сәгать дәвам итә. Камера эченә тышкы яктан генератор пычкы чүбе – опилка төтене куа. Ул сатуда бар, ит ыслаучылар еш кына зирек агачын куллана икән.
Камерадан алынган, ысланган ит бер тәүлек суынырга тиеш. Камера куелган вагончыкта кечкенә ике суыткыч та тора.
Күпчелек очракта ат итен ысларга заказ бирәләр, әмма каз, сыер ите ыслатучылар да бар.

Комментарийлар