Логотип «Мәйдан» журналы

Ит йомшак булып пешсен өчен нишләргә?

Ит каты һәм коры булып пешмәсен өчен, хуҗабикәләр төрле ысуллар куллана. Итне йомшарту өчен аш содасы файдаланырга да мөмкин. Шундый киңәш «Челнинские известия» сайтында чыкты.Башта итне яхшылап юарга...


Ит каты һәм коры булып пешмәсен өчен, хуҗабикәләр төрле ысуллар куллана.
004
Итне йомшарту өчен аш содасы файдаланырга да мөмкин. Шундый киңәш «Челнинские известия» сайтында чыкты.

Башта итне яхшылап юарга, корытырга кирәк. Кәгазь тастымал ярдәмендә сөрткәләп алсаң да була. Аннары итне шакмаклап турыйсы. (Чама 30×30 мм үлчәмле шакмаклар.)

Аш содасын аерым савытка салырга һәм ит кисәкләрен шул сода онында әвәләргә кирәк. Аннары итне суыткычка биш сәгатькә куеп торырга.


Итне пешерә башлаганчы, кисәкләрне яхшылап юарга кирәк.


Содага салып торган итне пешергәндә тозны әзрәк саласы була, диелә бу хәбәрдә.

 

Фото: "Татар-информ"

Интертат

Комментарийлар