Логотип «Мәйдан» журналы

Исте җилләр, үтте еллар булмаган төсле булып...

Татар әдәбияты, мәдәнияте, сәнгате үсешендә кабатланмас һәм әһәмиятле роль уйнаган шәхесләр рәтендә беренчеләрдән булып Гали Рәхим исемен дә атау зарур. Ул – үз заманының танылган язучысы, драматургы,...

Татар әдәбияты, мәдәнияте, сәнгате үсешендә кабатланмас һәм әһәмиятле роль уйнаган шәхесләр рәтендә беренчеләрдән булып Гали Рәхим исемен дә атау зарур.
Ул – үз заманының танылган язучысы, драматургы, шагыйре, тәнкыйтьчесе, мөхәррире, фольклорчысы. Чорының сәяси тәгълиматы бу исемне көн күзеннән тарих киштәсенең караңгы почмагына берникадәр яшереп торды. Ләкин асыл җәүһәрләрне тарих тузаны күмеп китә алмый. Шөкер, әдипнең иҗади мирасы бүген кабат татар укучысына кайтырылу юлында.
Гали Рәхимнең драматургия, проза мирасы белән беррәттән шигъри әсәрләренең бер өлеше дә гамәлдәге язуда дөнья күрде. Әмма бөтен мирасын тулысынча, эзлекле яктырткан җыентык юк әле. Бу бурыч киләчәк җилкәсендә кала бирә. Әдипнең шигырьләре, нигездә, «Диване Гали» («Галинең җыентыгы») дәфтәрендә сакланып калган. Әлеге тупланма да мөстәкыйль китап рәвешендә укучыга барып ирешер дигән өметтә калабыз.
Әдипнең шигырьләре кайсы, ничәнче елда язылгандыр – кызганыч, монысы безгә караңгы. Тукайлар, Рәмиевләр, Дәрдемәндләрнең дә каләмендә иҗат ялкыны дөрләп торган XX гасыр башында шагыйрь күңеленнән кәгазь битенә төшерелгәннәрме алар? Әллә илдә инкыйлаб давыллары шаулап узгач, яңа хакимиятнең идарә чорындамы? Һәрхәлдә, Гали Рәхимнең әлегә билгеле шигъри әсәрләрен күздән кичергәннән соң, шундый фикер туа: әдипнең шигърияте шушы ике чорны, ике заман сулышын тоташтыра, үзара бәйли шикелле. Идея-тематик яктан бу шигырьләрдә югарыда телгә алынган шагыйрьләр иҗаты белән уртак төс-төсмерләрне, аһәңнәрне шәйләргә мөмкин.
Дошманыңның саны булсын шунда йөз,
Һич курыкма син, агымга каршы йөз.
Бер данә дустың булып торганда син
Тотма дошманлык галәмгә, чытма йөз.
(Гали Рәхим)
Гали Рәхимнең дүрт юлдан гына торган әлеге кыска шигыре идея җәһәтеннән Дәрдемәнднең мәгълүм әсәре белән шактый аваздаш. Дәрдемәнд әсәрендә лирик герой белән оппозициядә ил төшенчәсе кулланылса, Гали Рәхим киңрәк үлчәм белән эш итә – галәмгә дошманлык тотмаска өнди. Аның фикеренчә, агымга каршы йөзәр өчен, янәшәңдә бер дус булу да җитә, ә Дәрдемәнд шигырендә каршылык күпкә сүлпәнрәк:
Илдә бер дуст булмаса гәр,
Ил бөтен – дошман түгел!
(Дәрдемәнд)
Бәлки бу каршылык әдипләр күргән авырлыклар, аларның аяныч язмышы калдырган тойгылар тәэсирендә шулай үлчәнәдер. Тәкъдир шаяруымы – татарның әлеге ике бөек әдибе дә барлык дан-мөлкәтләреннән, якыннарыннан мәхрүм калып, хакимият тарафыннан кире кагылып, бичара хәлендә кышкы зәмһәрир салкыннарда туңып дөнья куялар... Һәм, ни гаҗәп, аларның шигъри әсәрләре дә идея-тематик яңгыраш, фәлсәфи уйланулар җәһәтеннән шактый уртак. Затлы, олпат Дәрдемәнд шигырьләрендә, ил-көн гаме белән бергә, гомернең мәңгелек булмавы, фани дөньяның узгынчы икәнлеге хакында уйланулар зур урын алып тора. Шагыйрьнең фәлсәфи уйлары белән сугарылган мондый әсәрләрдә Вакыт, Җил символлары өстенлек итә. Мәсәлән:
Сүнеп, вәйран булып мәгъмур тиякләр,
Җир астында тезелде ку сөякләр!..
Исә җилләр, күчә комнар... бетә эз...
Дәрийгъ, мәхзүн күңел, без дә бетәбез!
(Дәрдемәнд)
Мондый фикерләрне, символ-чагыштыруларны Гали Рәхим шигырьләрендә дә очратырга мөмкин:
Исте җилләр, үтте еллар булмаган төсле булып,
Илне, җауны алды үлем фани дөньядан йолып.
...Искә алмастан үлемне юлчы тик алга бара,
Баш сөякләр як-ягында ыржаеп көлешеп кала.
(Гали Рәхим)
Әлеге юллар – шагыйрьнең «Җау» шигыреннән. Әсәр ике өлештән тора. Беренче кисәктә тигез даладагы күл буенда халыкның тыныч яшәеше, көндәлек мәшәкатьләре сурәтләнә. Таң вакыты, ирләр атларны-үгезләрне арбага җигә, киленнәр савымга чыккан, биемнәр тирмә җыештыра. Кинәт шушы гадәти, гамьсез, тыныч тормыш агышын челпәрәмә китереп, оран яңгырый: «Җау килә!» Алга таба шагыйрь сугыш-орыш күренешләрен җентекле тасвирлый. Әйтерсең лә вакыт агышы шул мизгелдә туктап калган, әйтерсең бөтен галәм игътибарын җәлеп итәрлек бер генә нәрсә бар: яуга каршы тору, илне, кавемне исән калдыру. Вакыйгаларны шушы ноктада калдырып, әдип шигырьнең икенче кисәгенә күчә. Инде яудан соң йөзәр еллар узган, күле кипкән дала тасвирлана. Җил, ыржаешып калган сөякләр, тутыккан калкан символик образлары аша шагыйрь безне бер хакыйкать белән күзгә-күз очраштыра: бу дөньяда беркем дә, бернәрсә дә мәңгелек түгел.
Бәгъзе әсәрләрендә шагыйрь үлемнең үз янына тизрәк килүен, вакытның тизрәк узуын тели кебек. Мәсәлән:
Дөньяга китми минем һич тә исем,
Минем өчен берни түгел шөһрәт, исем.
Тиз китәрмен бу галәмнән юк булып,
Калмыйча җисемем түгел, хәтта исем.
(Гали Рәхим)
Яисә:
Язгы яфракны агачлар ярмасын,
Сандугачлар җиргә түксен ярмасын.
Дөньяның бар һәм югыннан котылыйк:
Аркабызны камчысы аның ярмасын.
(Гали Рәхим)
Мондый шигырьләрдә төшенкелеккә бирелгән, дөньядан, яшәештән өметен өзгән ялгызак, боек лирик герой күз алдына килә. Күрәсең, әлеге әсәрләр әдипнең гомере ахырына якынлашканда иҗат ителгәндер. Гали Рәхим шигъри мирасының күп өлешен әнә шундый моң-зар, экзистенциаль аһәңнәр тулы фәлсәфи лирика тәшкил итә.
Бәгъзе әсәрләрендә әдип бунтарь характерлы, бернинди кыйммәтләр белән исәпләшмәүче, хәтта Ходайның үзенә ясин чыгарга әзер ярсу лирик герой буларак чыгыш ясый:
Я, Ходайа! Ач йөзеңне, кая син?
Мин укыр идем синеңчөн мең «ясин».
Барлыгыңны, юклыгыңны белмимен.
Бу галәмдә без берәү тик: мин я син.
(Гали Рәхим)
Бу уңайдан әлеге әсәрдә яңгыраган караш-фикерләр С. Рәмиевнең «Мин» шигыре белән зур охшашлык күрсәтә. Гали Рәхим шигырендә яңгыраган идеяне һич тә Ходайга каршы бару дип түгел, бәлки, яшәеш кыйммәтләреннән, хакимиятнең ялган тәгълиматыннан йөз чөергән ялгызак геройның хакыйкать юлында эзләнүләре, җан авазы буларак кабул итәргә кирәктер.
Әдип шигъри мирасының күп өлешен фәлсәфи уйланулар белән сугарылган әсәрләр тәшкил итә. Икенче тармакны исә мәхәббәт лирикасы колачлый. «Күккүк», «Nocturne», «Sonnet», «Канәфер», «Romance» һ.б. шигырьләре шундыйлар рәтенә керә. Боларга сөйгән ярның гүзәллеген тасвирлау, гыйшык хисләренең тирәнлеген, көчлелеген төрле чагыштырулар янәшәсендә аңлату, табигать күренешләренә таянулар хас. «Күккүк» шигырендә әдип, хисләренең тирәнлеген, сагышларының көчен тасвирлау өчен фольклор текстларына да таяна. Мондый әсәрләрендә Гали Рәхим романтик шагыйрь, ташкын хисләр җырчысы, мәхәббәт сандугачы, сөю-гыйшык хисләрен иң югары кыйммәт итеп күтәрүче буларак чыгыш ясый.
Гали Рәхим шигырьләре жанрлар төрлелеге ягыннан да гаять кызыклы. Аның иҗаты өчен Ауропадан кергән сонет, романс кебек жанрлар да ят түгел. Күрәсең, ул бу төр жанрларны тәрҗемәче буларак та үз иткәндер. Әдип мирасында үзе «Тойуг»лар дип исемләгән кыска шигырьләр дә зур урын алып тора. Кагыйдә буларак дүрт юллыктан торган бу әсәрләрдә шагыйрь төпле, саллы фикер әйтергә, тормыш-яшәешнең билгеле бер тармагына карата үз караш-фикерен белдерергә омтыла. Шигырьләрендә автор төрле үлчәм белән эш итә. Аның өчен билгеле бер калыплар гына хас дип булмый. Вакыты-вакыты белән кайбер әсәрләрдә хәтта ирекле үлчәм дә урын ала кебек.
Йомгаклап әйткәндә, Гали Рәхимнең шигъри мирасы – татар әдәбиятының кабатланмас һәм алыштыргысыз мөһим бер чылбырын тәшкил итә. Һәм ул җентекле өйрәнелүгә, үз бәясен алуга, әдәби мирасыбыз буларак кадерләүгә лаек.
Киләчәккә – сабыйларга
Әдәбият инсанны әдәп-әхлакка, матурлыкка өйрәтергә, үз халкының затлы шәхесе итеп тәрбияләргә тиеш. Бу вазифадан чыгып карганда, иң саваплы һәм иң җаваплы әдәби әсәрләр, әлбәттә, балалар өчен язылганнары. Шуңадыр, бөек әдипләребез сабыйлар өчен дә каләм тибрәткән. Милләте, туган теле, аның киләчәге турында кайгырткан әдипләр бу эшнең ни дәрәҗәдә кирәкле икәнен яхшы аңлый. Шундый олпат затлар исемлегендә Гали Рәхимнең лаеклы урыны бар.
Күренекле галим, фольклорчы, тәнкыйтьче, прозаик, шагыйрь һәм драматург Г. Рәхим үз иҗатының тәүге сәхифәләрен балалар әдәбияты белән башлый. Шәкертләр өчен география дәреслеге бастырып чыгара. Әлеге тәрҗемә китабын ул «Җир йөзе» дип атый. Шунысы кызыклы, бу вакытта әле Галинең сабыйлыктан аерылып кына килә торган чагы, аңа нибары 17 яшь була.
Сеңлесе Зәйнәп Гәбдерәхимова истәлекләре аша да язучының яшьли үк балалар өчен иҗат итүе турында беләбез. Зәйнәп ханым бу хакта болай ди: «Абыйның кулдан бик күп әкият китаплары була иде. Аларны кечкенә форматта карандаш һәм кара белән язып бетерә, бала-чагаларга укый иде. Безнең белән бергә китап-китап уйный һәм кайберләрен балаларга бүләк итә иде».
1913–1916 елларда сабыйлар өчен нәшер ителгән «Ак юл» журналында Гали Рәхим әсәрләре даими басылып килә. Шушы журнал сәхифәләрендә яшь авторның «Битлек» исемле гыйбрәтле хикәясе дөнья күрә. Әлеге әсәрендә әдип балалар психологиясен яхшы белүче буларак эш итә. Әсәр эчтәлегенә килгәндә, әйбәт күңелле, эчкерсез малай ямьсез битлек кия һәм гүя шул битлекнең корбанына әйләнә. Үзе яраткан Гыйльман бабайны да куркытырга уйлый. Начар йогынтыга бирелеп, үз асылыннан тайпылган бала җәза ала. Карт, аңышмастан, аның яңагына сугып җибәрә.  Бала гомерлек сабак ала һәм әлеге килбәтсез битлекне утка ташлый
«Ак юл»да Гали Рәхимнең унбиштән артык төрле характердагы әсәре дөнья күрә. Алар арасында сабыйлар өчен үзе иҗат иткән хикәяләр дә, үзгәртеп язылган халык әкиятләре дә бар. Ул «Үги кыз», «Алдар таз», «Шүрәле» кебек әкиятләрнең яңа вариантларын яза.
Гомумән, Гали Рәхим сабыйларга багышланган иҗатында әкият жанрын аеруча үз итә. Бу Октябрь инкыйлабыннан соң да, аның фольклорчы буларак та эшчәнлегендә дә чагылыш таба. Әдип татар халык әкиятләрен барлау, аларны бастырып чыгару буенча да саллы хезмәт куя.
Гали Рәхим шагыйрь буларак та сабыйлар өчен иҗат иткәндер, дип уйлыйбыз. Безгә билгеле поэтик иҗат үрнәкләре арасында тәгаен гына сабыйларга аталганы юк, ләкин кайбер шигырьләрендә балалар шигърияте чалымнарын күрергә мөмкин. Әйтик, «Гайбәт» әсәрендә нәниләр өчен язылган әсәрләрдәгечә йөгерек тел, кызыклы чагыштырулар, җанлы стиль өстенлек итә.
Ак җире ак кар кебек,
Мөгезе дә бар кебек,
Күзләре дә шар кебек,
Урам аңа тар кебек.
 
Чәчрәп чыккан, ут мени!
Чаба, аткан ук мени!
Тузгый койрык, чук мени!
Тәгәри ләй, туп мени!
Шигырьдә сүз «Гайбәт» кушаматлы бозау хакында бара. «Гайбәт», бәйдән ычкынып, урам буенча чаба. Барча халык аның артыннан йөгерә. Ниһаять, бозауны арытып куып тоткач, яңа бозау, ягъни, яңа гайбәт кирәк дип шаулаша башлыйлар.
Инкыйлабтан соң язучы балалар өчен әдәби иҗаттан читләшә, әмма сабыйларны күз уңыннан читтә калдырмый. Аның катнашында күп кенә дәреслекләр төзелеп дөнья күрә, аларга рецензияләр языла.
Г. Рәхим бу төр иҗатны тәнкыйди эшчәнлегендә дә игътибарсыз калдырмый. Аның 1923 елны «Мәгариф» журналында «Тукай һәм балалар әдәбияты» исемле мәкаләсе дөнья күрә. Тукайны әдип «татар балалар әдәбиятының атасы» дип атый. Әлеге язма Г. Тукайны балалар язучысы буларак бәяләгән, иҗатын шул күзлектән тикшергән беренче җитди хезмәт булып тора.
Татар халкының иң затлы укымышлысы
Гали Рәхим – катлаулы һәм гыйбрәтле язмышка ия шәхес. Мөхәммәт ага Мәһдиев сүзләре белән әйткәндә, «татар халкының иң затлы укымышлысы, милләтебезнең йөзек кашы» булган бу әдипнең татар әдәбияты, сәнгате һәм мәдәнияте тарихында тоткан урыны шактый еллар көн күзеннән читтә калып килде. Бүген фәнни тикшеренүләрдә әлеге исем телгә алына, Гали Рәхим әсәрләре татар укучысына кайтарылу юлында икән, моның өчен без, беренче чиратта, галим һәм язучы Мөхәммәт Мәһдиевкә бурычлы.
М. Мәһдиев – Гали Рәхимнең тормыш һәм иҗат юлы, эшчәнлеге хакындагы дистәгә якын фәнни һәм публицистик мәкалә авторы. Бу игелекле эшкә әдип узган гасырның 70 нче еллары башында ук игътибар итә. Әлеге мирасны һәм исемне халыкка кабат кайтару максаты белән, газета-журнал битләрендә, фәнни җыенлыкларда дими чыгыш ясый. Галим 1987 елны дөнья күргән «Әдәбият һәм чынбарлык» китабында Гали Рәхимнең фәнни һәм әдәби эшчәнлеген яктырткан күләмле генә фәнни язмага урын бирә. Әлеге мәкаләдә автор әдипнең «тормыш юлындагы төп этапларны күзәтеп чыгу һәм аның кайбер өлкәдәге эшчәнлегенә теге яки бу дәрәҗәдә анализ ясау»ны максат итеп куя. Биографиясен тәфсилләп яза, хезмәт куйган урыннары хакында мәгълүмат бирә, әдәби иҗат, тәнкыйть һәм әдәбият теориясе, татар сәнгате өлкәсендәге эшчәнлеген барлый. Гали Рәхимнең әдәбият, культура тарихы өлкәсендәге киң кырлы хезмәтен ачарга һәм ачыкларга омтыла.
Билгеле, үзе дә «халык дошманы» баласы буларак, гомере буе җәберсетелү күргән галим, икенче бер «халык дошманын» яклап, данлап язганда, чор вазгыяте кануннарын читләтеп уза алмый. Гали Рәхимнең гаҗәеп киң кырлы эшчәнлеген яктыртканда, М. Мәһдиев әдипнең фикер-карашларын, әсәрләренә салынган тема-идеяне партия идеологиясе, Ленин сүзләре һ.б. белән нигезләп, «аклап» куя. Автор бу хезмәтләрне инкыйлабны кабул итү-итмәү ноктасыннан да бәяләргә мәҗбүр. «Язучы буларак, Гали Рәхим революцион әсәрләр иҗат итүгә кадәр күтәрелә алмады», – ди әдип һәм, шушы фикерен дәвам итеп, данлыклы «Идел» әсәренә мөнәсәбәтле дә берникадәр шәрехләү бирә. Әлеге повестьның язучыны «гомер буе борчыган мәсьәләгә – җәмгыятьтә шәхеснең урыны мәсьәләсенә үзенчәлекле карашы» буларак бәяли. Алга таба әдипнең тәнкыйди эшчәнлеге турында сүз барганда исә автор, гүя сүз уңаннан гына, «Идел»нең инкыйлабый рухта язылмавын, гомумән, язучының революцион әсәрләр иҗат итү дәрәҗәсенә «күтәрелә алмавын» хуплый һәм данлый торган фикер җиткереп куя. М. Мәһдиев әдипнең Шекспир әсәрләренә нисбәтле, аларның озын гомерле булу сәбәбен аңлатып язган үз сүзләрен китерә: әлеге иҗатның мәңгелеге – «аларның бөтен инсаният галәме өчен уртак булган кеше психологиясен тәшрих итүче (рухи галәмен ярып күрсәтүче) әсәрләр булуындадыр». Шул рәвешчә, М. Мәһдиев, читләтеп булса да Гали Рәхим иҗатының гаҗәеп талантлы каләм белән язылган кыйммәтле мирас булуын ассызыклый.
Автор әдипнең тәнкыйди эшчәнлегенә дә туктала. Бу уңайдан, Тукай мирасы каршылыклар һәм төрле бәхәсләр алдында калган вульгар социологизм елларында, бөек шагыйрьне, беренчеләрдән булып, Гали Рәхим данлап, яклап чыгуын искәртә. Туры сүзле һәм зәвыклы тәнкыйтьче буларак, әдип Такташ талантына, аның каләм җегәренә дә беренчеләр нәүбәтендә игътибар итә һәм, яшь иҗат әһеленә гавам төрле шик-шөбһәләр белдергән чорда, башлап яклау сүзе әйтүче була.
Гали Рәхимнең татар сәнгате тарихында да үз кабатланмас урыны бар. Шул хакта искә алып, М. Мәһдиев аның «Сания», «Эшче» кебек беренче татар операларын сәхнәгә чыгаруда зур тырышлык куюын искәртә. 1927 елны Г. Рәхим үзе дә «Бүз егет» исемле опера либреттосы яза башлый, ләкин бу әсәр дөнья күрми кала. Әлеге ядкарь хәзер исәнме? Юкка чыгарылмаган булса, бүген кай тузанлы киштәләрдә икән ул? М. Мәһдиев бу сорауны җавапсыз калдыра.
Автор әдипнең әдәбият, культура тарихы өлкәсендәге күпкырлы эшчәнлеге хакында да шактый тулы мәгълүмат бирә. Аның, Г. Газиз белән берлектә, борынгы татар әдәбияты буенча язган хезмәтләрен бүгенге көн әдәбиятчылары өчен кыйммәтле мирас буларак бәяли. Аерым күренекле шәхесләрнең библиографияләрен туплауда да Г. Рәхим гаять зур һәм игелекле хезмәт куя. М. Мәһдиев аны бу җәһәттән Риза Фәхреддиннең дәвамчысы дип атый. К. Насыйри, Г. Ильяси, Ә. Уразаев Курмаши кебек әдипләрнең тормыш юлы, хезмәтләре фән дөньясында Г. Рәхим тырышлыгы белән билгеле була. «Әдәбиятчыларыбыз моңа кадәр күпме генә дәшми килмәсеннәр, К. Насыйри мирасын бүгенге хәлдә күрүебез белән без Г. Рәхимгә бурычлы», – дип хаклы рәвештә ассызыклый автор.
М. Мәһдиев хезмәте аша әдипнең татарда матбугатчылык тарихы буенча киң күләмле тикшерү эше башкаруы, борынгы кулъязмаларны эшкәртүе, татар халкын кан-яшь койдырган лашман хезмәте турында җитди тикшеренүләр алып баруы, эпитафик истәлекләрне өйрәнүе, әдәби һәм иҗтимагый-сәяси әсәрләрне тәрҗемә итүе дә ассызыклана. Автор үз мәкаләсен «бу галимне әдәбиятка һәм фәнгә иткән файдалы хезмәте буенча бәяләргә вакыт җитте» дигән фикер белән тәмамлый. (Кызганыч, М. Мәһдиевнең әлеге теләге һаман да актуаль булып кала бирә.)
1992 елны, хөррият җилләре искән чорда дөнья күргән «Каһәрләнгән язмыш» публицистик язмасында исә Мөхәммәт аганың җан авазы, Г. Рәхим мирасының кадерсез булуына кискен тәнкыйди карашы ярылып ята. «Башка халыкларда булса, әлбәттә инде, андый галимнең бөтен хезмәтләрен туплап том-том итеп чыгарырлар, аның эшчәнлеге турында әллә ниткән диссертацияләр язып-яклап бетерерләр иде», – дип ачына автор. Бу язмада Гали Рәхим язмышының фаҗигасен бөтен тулылыгында, тормышчан буяулар белән тасвирлый. Аның ике мәртәбә кулга алынуын, имгәтелеп, авыру хәлдә кайтарылуын, кайткач та торыр җире, ашы, Казанда яшәргә хокукы булмавын, ахыр чиктә, сеңлесе Зәйнәпнең салкын йортында ялгызы җан тәслим кылуы хакында ачыргаланып яза әдип. 1943 елның салкын март аенда татар халкының бөек улы Гали Рәхимнең мәетен, кул чанасына салып (бичараның гәүдәсен турайта алмыйлар), татар зиратына алып баралар. Мең бәла белән, мәетне гүргә иңдерәләр. М. Мәһдиев үзенең, Г. Рәхимнең сеңлесе Рауза ярдәме белән, бу кабер урынын табуы, анда, һич югы, истәлек тактасы кую кирәклеге турында яза. Булмый, ул такта да куелмый кала. Хәзер исә, ни аяныч, әдипнең кабере билгесез. Автор үз кулында әдипнең кайбер документлары булуын да хәбәр итә. Бу истәлекләргә ихтыяҗы булган әдәби музей юклыгын проблема итеп күрсәтә, ләкин аның бу теләге дә чынга ашмый кала бирә.
М. Мәһдиев – Гали Рәхим дигән күренекле шәхеснең исемен һәм хезмәтләрен фән дөньясына кайтаруда, аның күпкырлы эшчәнлеген һәм мирасын барлауда беренче җитди адымнар ясаган, башлап юл ярган әдип. Ул нигез салган бу бәрәкәтле эш алга таба да дәвам итәр дигән өметтә калабыз.
Бу язмабызда Гали Рәхим калдырган бай мирасның бер өлешенә генә күзәтү ясадык. Гали Рәхимнең галим буларак та, прозаик буларак та, драматург һәм шагыйрь буларак та әдәбият тарихында – Татар тарихында алыштыргысыз һәм зур мирасы, юлы бар.
 
Кулланылган әдәбият.

  1. Заһидуллина Д. Кереш сүз/ Д. Заһидуллина// Рәхим Г. Сайланма әсәрләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2004.

  2. Заһидуллина Д. Ф. Модернизм һәм XX йөз башы татар прозасы / Д. Ф.Заһидуллина. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 255 б.

  3. Мәһдиев М. Әгәр бәхетең кара булса... [галим, шагыйрь, прозаик, драматург Гали Рәхим турында]/ М. Мәһдиев // Соц. Татарстан. – 1990. – 20 дек.

  4. Гали Рәхим: тарихи-документаль, әдәби һәм биографик җыентык / төз. Раиф Мәрданов, Ирек Һадиев. – Казан: Җыен, 2008. – Б. 33–62. – («Шәхесләребез» сериясе)

  5. Мәһдиев М. Йомгаклау дәфтәре: [Җ. Вәлиди, Г. Рәхим, М. Галәү турында]/ М. Мәһдиев // Казан. – 1994. - № 3/4. – Б. 103–105.


 

Лилия ГЫЙБАДУЛЛИНА


«Мәйдан» журналы № 11, 2022 ел

Комментарийлар