Логотип «Мәйдан» журналы

Истанбулда төрки дөньяның социаль челтәре – “Төркитуй” эшли башлады

"Төркитуй" - бер тамырдан килүче, төрки телләрдә сөйләшүче халыкларның бер-берсе белән уңайлырак аралашулары өчен булдырылган.Төрки халыклар һәм аларга тугандаш милләтләр моннан соң үз социаль челтәрл...

"Төркитуй" - бер тамырдан килүче, төрки телләрдә сөйләшүче халыкларның бер-берсе белән уңайлырак аралашулары өчен булдырылган.
f7e9-6a6f-1ff0-3c2c
Төрки халыклар һәм аларга тугандаш милләтләр моннан соң үз социаль челтәрләрен куллана алачаклар. Истанбулда “ТÜRKTOYU”, ягъни, “Төрки туй” коммуникация платформасын таныту кичәсе булды. Яңа социаль челтәрне тәкъдим итү кичәсендә “Татар-информ”ның Төркиядәге үз хәбәрчесе дә катнашты.
“ТÜRKTOYU” бер тамырдан килүче, төрки телләрдә сөйләшүче халыкларның бер-берләре белән уңайлырак аралашулары өчен булдырылган.
“ТÜRKTOYU” коммуникация платформасы җитәкчесе Фуркан Маҗит төрки дөньяны бер платформда очраштырырга карар бирүләрен әйтте. “АКШның - “Гугл”ы, Россия Федерациясенең “Яндекс”ы булса, төрки дөньяның да үз социаль челтәре булырга тиеш, дип уйладык”, - диде ул. Өстәп, бу челтәргә электрон почталар аша гына түгел, гугл, фейсбук, твиттер социаль челтәрләрендәге аккаунтлар белән дә керергә мөмкин булуын белдерде.
“ТÜRKTOYU” челтәре “Төрки дөньяны таны!” шигаре белән эшли. Анда төрки дөнья белән бәйле хәбәрләр, мәгълүматлар урын ала. Төрле мәкаләләр, социаль эчтәлекле текстларга урын бирелә. Блоггерлар да җәлеп ителә. Бу төрки дөньяның шатлыгы, көенече, уңышлары, проблемалары телгә китерелә торган урын булачак. Фуркан Маҗит әйтүенчә, челтәр азәрбайҗан, казакъ, кыргыз, төрек, төрекмән, үзбәк телләрендә эшләячәк. Россия Федерациясендәге төрки халыклар да исәпкә алынган, шунлыктан рус теле дә, шулай ук халыкара тел буларак инглизчә дә кулланылачак. Санап кителгән телләр арасыннан кем кайсысын кулланырга теләсә, шул телдә аралаша, языша һәм укый алачак. Язган кешенең тексты шундук башка телләргә тәрҗемә ителәчәк.
“Төркитуй”ның исемен җитәкчелек болай дип аңлатты: “Бу социаль челтәрне бөтен төрки телләрдә уртак булган “Туй” сүзе белән атарга булдык. Чөнки туй – җыелу урыны, бәйрәм чарасы, шулай ук мәҗелес мәгънәсенә дә туры килә. Төрки халыкларның мәнфәгатьләре алгы планда тотылган өчен “Төрки” кәлимәсен дә өстәдек. “Төрки туй” дигән бик мәгънәле исем килеп чыкты”.
Оештыручылар белдерүенчә, алга таба, бәлки, челтәр татар, башкорт, чуваш, алтай һәм Россиядәге башка төрки халыкларның телләрендә дә хезмәт күрсәтер. Әлегә бәйсез төрки дәүләтләрнең телләре кулланылачак.
Кызыксынучылар өчен “ТÜRKTOYU” (Төркитуй)ның веб адресы: www.turktoyu.com
Фото: Рушания Алтай

https://tatar-inform.tatar

Комментарийлар