Логотип «Мәйдан» журналы

Исле үлән чәе — бавырга сихәт

Июнь-июль айларында ялан-кырларда хуш исле үлән — чамбыр чәчәк ата. Аны ислекәй, исле үлән дә дип йөртәләр. Урысчасы — чабрец.Бу бик файдалы үлән тир чыгара, авыртуны баса, ютәлгә һәм ялкынсынуга карш...

Июнь-июль айларында ялан-кырларда хуш исле үлән — чамбыр чәчәк ата. Аны ислекәй, исле үлән дә дип йөртәләр. Урысчасы — чабрец.
chabrec
Бу бик файдалы үлән тир чыгара, авыртуны баса, ютәлгә һәм ялкынсынуга каршы кабул ителә, нерв системасын тынычландыру сәләтенә дә ия.
Шулай ук, ашказаны асты бизенең эшен яхшырта, ашкайнату системасы эшчәнлеген стимуллаштыра, аппетитны арттыра. Бу үлән бөер һәм сидек юллары авыруларын дәвалау өчен дә кулланыла.
Бавыр турысы чәнчеп авыртканда исле үлән чәе эчәләр. Ул үтне куа, үт куыгы ялкынсынуын бетерә.
Сәламәт булыгыз!
Фото: https://pixabay.com/

Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/poleznoe/Isle-l-n-ch-e--bavirga-sih-t-336876/

Комментарийлар