Логотип «Мәйдан» журналы

Иске табаны лимон кислотасы белән яңарту ысулы

Май каткан чуен табаны лимон кислотасы белән тиз генә яңартып була. Бу турыда киңәшләр сайтына сылтама белән «Интертат» яза.Чуен һәм башка металларга кислоталар бик каты тәэсир итә. Таба чистартканда...

Май каткан чуен табаны лимон кислотасы белән тиз генә яңартып була. Бу турыда киңәшләр сайтына сылтама белән «Интертат» яза.1246898_12801
Чуен һәм башка металларга кислоталар бик каты тәэсир итә. Таба чистартканда иң йомшак кислотаны - лимон кислотасын алыгыз.
Башта табаны тимер мунчала белән ышкыгыз. Шулай итеп майның өске катламы куба. Аннары суга лимон кислотасы кушыгыз һәм табага салып куегыз. Бер сәгать тотыгыз. Аннары кислотаны су һәм аш содасы салынган эремә белән нейтральләштерегез. Тагын губка белән сөртеп алыгыз.
 
Чистарган таба өстендәге элпәне бетерү өчен бераз гына май салып, җылытыгыз. Кислота һәм сода калдыкларын шушы май үзенә сеңдереп алыр. Суган кыздырып алсагыз да була, ул да зарарлы матдәләрне үзенә сеңдерә, диелә бу хәбәрдә.
 
Фото: https://pixabay.com

Комментарийлар