Логотип «Мәйдан» журналы

Исәнме сез?

Исәнмесез!Бүген бер-берсенәҺәрбер татар шулай эндәшә....Чыңлап куяТарих кайтавазы,Гасырлардан шомлы өн дәшә. Исәнме сез?Ерак гасырларданИшетелә сыман сорау-оран.Тояк шавы,Кылыч-калкан чыңыКайтава...

Исәнмесез!
Бүген бер-берсенә
Һәрбер татар шулай эндәшә.
...Чыңлап куя
Тарих кайтавазы,
Гасырлардан шомлы өн дәшә.
 
Исәнме сез?
Ерак гасырлардан
Ишетелә сыман сорау-оран.
Тояк шавы,
Кылыч-калкан чыңы
Кайтавазын колагымда тоям.
 
Исәнме сееез?
Шушы ике сүздә
Елга булып аккан кан тавышы.
Дары исе,
Туплар гөрселдәве,
Кол Шәрифнең актык сулышы...
 
Сез исәнме? –
Диеп дәшә сыман
Чиркәү нигезендә кабер ташы.
Ирек даулап
Яуда ятып калган,
Шәһит киткән күпме татар башы.
 
Исәнмесез! –
Ә бит шушы сүзгә
Биниһая олы мәгънә сыйган.
Шушы бер сүз
Милләтемнең бөтен
Шанлы үткәннәрен үзенә җыйган.
 

Гөләндәм  ГАЛИЕВА


Фото: https://pixabay.com




«Мәйдан» №11, 2021 ел




 

Комментарийлар