Логотип «Мәйдан» журналы

Исән ул...

Менә хәзер ишек ачылыр да,Әни керер кебек җил атлап.Түтәлләрен бераз уташтырып,Тавыкларга имле җим ташлап.Табагачын мичкә терәп куйганЧиләгенә салган тамгасын.Чәйнүгендә чәе җылы әллә?Мич алдында тора...

Менә хәзер ишек ачылыр да,
Әни керер кебек җил атлап.
Түтәлләрен бераз уташтырып,
Тавыкларга имле җим ташлап.
Табагачын мичкә терәп куйган
Чиләгенә салган тамгасын.
Чәйнүгендә чәе җылы әллә?
Мич алдында тора табасы.
 
Дисбеләрен җайлап чөйгә элгән.
Намазлыгы – өйнең түрендә.
Ипләп кенә куйган күзлеге дә
Гәҗит укып ята бүген дә...
 
Бөтен нәрсә әни истәлеге,
Бар нәрсә дә монда кадерле.
Әни исән!.. ник соң бертуктаусыз
Хәсрәт тора тырнап бәгырьне.
 
Күлмәкләре әллә ничә дистә,
Яулыклары күпме сандыкта!
Алар яңа, әни, кулларына
Карамаган, ахры, алып та.
 
Ул бәйләгән җылы оекбашлар,
Көткән капчыгында хуҗасын.
Алыйм әле берсен истәлеккә,
Саклап тотыйм, кимим, тузмасын!
 
Тәрәз төбе саен чәчәкле гөл.
Боекканнар...кылыйм ни чара.
Тамчылы гөл әни төсе иде...
Башын игән сулып бичара.
 
Тик шулай да күңел һич ышанмый,
Юк, үлмәгән әни, исән ул...
Ишек алдын урап керер өчен,
Тышка гына чыгып киткән ул.
 

Фирдәүсә БИКМӘТОВА


Фото: vk.com








«Мәйдан» №1, 2022 ел







Комментарийлар