Логотип «Мәйдан» журналы

Иртәгә Татарстанда урыны белән яңгыр көтелә

Иртәгә, 9 сентябрьдә, Татарстан Республикасы буенча алмашынучан болытлы һава торышы күзәтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.Иртәгә урыны белән б...

Иртәгә, 9 сентябрьдә, Татарстан Республикасы буенча алмашынучан болытлы һава торышы күзәтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
dozhd
Иртәгә урыны белән бераз яңгыр, төнлә һәм иртән аерым районнарда томан булуы көтелә. Төньяк-көнбатыштан талгын җил күзәтелә. Минималь һава температурасы төнлә +5..+10°, көндез максималь һава температурасы +18..+23° фаразлана.
Казан шәһәре буенча киләсе тәүлектә алмашынучан болытлы һава торышы фаразлана. Төнлә явым-төшем күзәтелми. Төньяк-көнбатыштан талгын җил көтелә. Минималь һава температурасы төнлә +8..+10°.
Көндез алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән бераз яңгыр. Төньяк-көнбатыштан талгын җил. Көндез максималь һава температурасы +20..+22°.
Фото: https://pixabay.com/

https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/08/193152/

Комментарийлар