Логотип «Мәйдан» журналы

"Ирең сине 2 көннән соң ишек төбенә кире кайтарып утыртачак"

Гөлназ Асаева остарганнан остара бит әле, җәмәгать. Һәм җырда гына түгел.Хатын-кызларга ашарга пешерә белү бик мөһим санала. Татар-башкорт эстрадасы йолдызы Гөлназ Асаеваны әнисе шаярып тирги торган б...


Гөлназ Асаева остарганнан остара бит әле, җәмәгать. Һәм җырда гына түгел.
gulnaz-asaeva-2
Хатын-кызларга ашарга пешерә белү бик мөһим санала. Татар-башкорт эстрадасы йолдызы Гөлназ Асаеваны әнисе шаярып тирги торган булган. Ә хәзер Гөлназ үзенең кулинария өлкәсендә уңышлары белән инстаграмында бүлешә.
"Кияүгә чыксаң, ирең сине 2 көннән соң ишек төбенә кире кайтарып утыртачак", - дип тирги иде әни. Чыннан да, бер нәрсә дә пешерә белми идем. Әле дә әллә нәрсә түгел инде. Әмма ләкин үсә бара, барыбер өйрәнәсең икән. Бүген ит алып, вак бәлеш эшләп карарга булдым беренче тапкыр. Матур күренмәсә дә бик тәмле килеп чыкты", — дип яза Гөлназ.
Әфарин, шулай өйрәнәсең инде ул.

 
Фото: Татар-информ


Автор: Резеда Галикәева, https://kiziltan.rbsmi.ru/

Комментарийлар