Логотип «Мәйдан» журналы

Иран футбол җанатарлары Казанда машина түбәсендәге палаткаларда яши

Ираннан килгән футбол җанатарлары Казанда машина түбәсендә корылган палаткаларда яши. Казанлылар социаль челтәрләрдә фанатлар һәм аларның автомобильләре сурәтләнгән фотолар урнаштыра. Фото: соцсетиКаз...

Ираннан килгән футбол җанатарлары Казанда машина түбәсендә корылган палаткаларда яши. Казанлылар социаль челтәрләрдә фанатлар һәм аларның автомобильләре сурәтләнгән фотолар урнаштыра.
2551 Фото: соцсети
Казан урамнары һәм йорт ишегалларында түбәләрендә палаткалар корып куелган автомобильләрне көннән-көн ешрак очратырга мөмкин. Шул рәвешле, чит ил җанатарлары Футбол буенча дөнья чемпионаты вакытында торак арендалауга акчасын янга калдыра.
Чемпионат вакытында Казанда фатир арендалау бәясе берничә мәртәбә күтәрелде. Әйтик, стадион янында бер бүлмәле фатирда бер тәүлек яшәгән өчен 40 мең сум акча чыгарып салырга кирәк. Шәһәр читендә шундый ук фатир көненә 3-5 мең сум тора.
Артык кыйммәт булмаган хостеллар һәм кунакханәләрдә номерларны мундиаль башланганчы күпкә алдан белешеп куйганнар иде инде. Иран җанатарлары исә моннан чыгу юлын тапкан - чемпионатка үз машиналарында палаткалар да алып килгән.
 
https://tatar-inform.tatar

Комментарийлар