Логотип «Мәйдан» журналы

Иннополиста «Яндекс»ның филиалы оештырылды

Иннополиста старт алган «Сәнәгый Россиянең цифрлы индустриясе» конференциясе кысаларында берьюлы 6 документ имзаланды.Аерым алганда, ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы белән «Яндекс» ҖЧҖ килеш...

Иннополиста старт алган «Сәнәгый Россиянең цифрлы индустриясе» конференциясе кысаларында берьюлы 6 документ имзаланды.
yandex
Аерым алганда, ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы белән «Яндекс» ҖЧҖ килешү имзалады. Иннополис территориясендә Интернеттагы эзләү системаларының һәм IT өлкәсендә эшләүчеләрнең филиалы барлыкка килергә тиеш. Биредә мәгълүмати продуктлар эшләнәчәк, программа белән тәэмин итү һәм аларны Иннополис, гомумән, республика территориясенә кертү тормышка ашырылачак.
Моннан тыш, ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм «Ростех» дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов катнашында акцияләр сатып алу турында «БАРС групп» АҖ, Илкүләм мәгълүматлаштыру үзәге һәм «РТ-Развитие бизнеса» ҖЧҖ белән килешү төзеделәр.  «РТ-Развитие бизнеса» ҖЧҖ белән Берләштерелгән прибор төзү корпорациясе» АҖ белән активлар консолидациясе телеком һәм IТ-җиһазлар өлкәсендә уртак проектларны үстерү буенча килешү имзаладылар.
Илкүләм мәгълүматлаштыру үзәге белән РФ Гражданнар оборонасы эшләре министрлыгы пансионаты - Мәскәү кадет корпусы федераль дәүләт гомуми белем бирү учреждениесе хезмәттәшлек турында килешү төзеделәр. Хәзер алар пансионатны бердәм дәүләт мәгълүмат системасына кертү һәм белем бирү процессын тулысынча Россия электрон китапларына күчерү буенча сынау проектын чынга ашырачаклар.
«БАРС групп» АҖ һәм «Росинформэкспорт» ҖЧҖ үзебездә җитештерелгән мәгълүмат платформаларын этәрү турында килешү төзеделәр.
Шулай ук Илкүләм мәгълүматлаштыру үзәге «1С» ҖЧҖ белән дә килешү имзаланды.
 
http://tat.tatar-inform.ru

Комментарийлар