Логотип «Мәйдан» журналы

Индус Таһиров белән Марат Рәхимов Казанның мактаулы гражданины исеменә лаек булды

Казан шәһәр Думасы «Казметрострой» генераль директоры Марат Рәхимовка һәм Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең хәкыйкый әгъзасы Индус Таһировка “Казанның мактаулы гражданы” исемен бирү турында...

Казан шәһәр Думасы «Казметрострой» генераль директоры Марат Рәхимовка һәм Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең хәкыйкый әгъзасы Индус Таһировка “Казанның мактаулы гражданы” исемен бирү турында карар чыгарды. Бу хакта бүген шәһәр Думасының IX сессиясендә хәбәр ителде.
“Мактаулы гражданин” дип язылган тасма, таныклык һәм грамоталар тантаналы төстә 30 августта тапшырылачак.
Әлеге дәрәҗәле исем Марат Рәхимовка шәһәрдә транспорт инфраструктурасын һәм төзелеш өлкәсен үстерүгә керткән хезмәте, ә Индус Таһировка Татарстанның милли-дәүләт төзелеше өлкәсенә куйган хезмәте һәм актив җәмәгать эшчәнлеге өчен бирелә.
Казан шәһәре Думасы депутатлары шәһәр башлыгының әлеге ике кешене шәһәрнең Мактау китабына кертергә дигән тәкъдимен бертавыштан хуплады.
 
naf
Индус Риза улы Таһиров 1936 елда Лениногорски районы Иске Шөгер авылында туган. Әлмәт шәһәрендә урта мәктәпне, 1963 елда КДУның тарих һәм филология факультетын, 1966 елда КДУ аспирантурасын тәмамлый. 1966 елдан башлап укыта. 1967 елда диссертация яклап (Казанда совет хакимияте урнашуның үзенчәлекләре анализлана), тарих фәннәре кандидаты була. 1979 елда исә докторлык диссертациясен яклый. Тарих фәннәре докторы, профессор, сәясәтче, Татарстан Фәннәр академиясе академигы, җәмәгать эшлеклесе. Татарстан (1986) һәм Русиянең (1997) атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты (2002), Бөтендөнья татарлар конгрессының Башкарма комитеты рәисе (1992-2002). 1995-2009 елларда Татарстан парламенты депутаты.
Индус Таһиров галимнәр арасында беренчеләрдән булып милли факторның Русиянең сәяси-иҗтимагый үсешендәге роленә игътибар итә, татар халкының борынгы заманнардан хәзерге вакытка кадәр дәүләтчелек тарихын яктырта.
Индус Таһиров шулай ук Татарстанда 90 елларда булган сәяси-иҗтимагый үзгәрешләрдә зур роль уйный. Ул — татар милли хәрәкәтенең әйдәп баручы идеологларның берсе. Ул суверенитет турында Декларация, Татарстан Конституциясен әзерләүдә һәм кабул итүдә актив катнаша.
Галим — Бөтендөнья татар конгрессын оештыручыларның берсе, аның Башкарма комитетының беренче рәисе.
Өйләнгән, ике улы бар.
 
naf2
Марат Муллахмәт улы Рәхимов «Казметрострой» генераль директоры, Татарстан Дәүләт Советының бишенче чакырылыш депутаты. Казахстан республикасы Семипалатинск өлкәсе Жармин районы Георгиевка авылында туган. Новосибирск тимер юл транспорты инженерлары институтын тәмамлаган (1977 ел). 1980 – 1986 елларда Ташкент метрополитенын төзүдә катнашкак. 1986 – 1997 елларда Байкал-Амур тимер юл магистрален төзүдә хезмәт иткән.
1997 елдан «Казметрострой» ҖЧҖ җитәкчесе. 2014 елның октябреннән Татарстан Дәүләт Советының бишенче чакырылыш депутаты. Казан шәһәре Думасында “Бердәм Россия” фракциясе әгъзасы. “Ел җитәкчесе – 2003” республика конкурсы җиңүчесе. Россия Федерациясенең атказанган төзүчесе (2014 ел).
Өйләнгән, улы бар.
 
 
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru

Комментарийлар