Логотип «Мәйдан» журналы

Индонезиядә Коръәннең беркайда да булмаган басмасын эшләгәннәр

Индонезиянең Палембанг шәһәрендәге "Әл-Әкбар" музеенда изге Коръәннең уникаль басмасы белән танышырга мөмкин. Бу хакта «Анадолу» агентлыгы хәбәр итә. Фото: архив/Салават КамалетдиновМөселманнарның изг...

Индонезиянең Палембанг шәһәрендәге "Әл-Әкбар" музеенда изге Коръәннең уникаль басмасы белән танышырга мөмкин. Бу хакта «Анадолу» агентлыгы хәбәр итә.
4368 Фото: архив/Салават Камалетдинов
Мөселманнарның изге китабы агачтан эшләнгән. Сүрәләр һәркайсы 1,77 метр биеклегендәге һәм 1,4 метр киңлегендәге 30 тактага уеп язылган.
Каллиграф Шофватилла Мохзаиб "Анадолу" агентлыгына белдергәнчә, бу эшне башкару өчен аңа 9 ел вакыт кирәк булган.
Аның сүзләренчә, әлеге идея күп кенә мөселманнар, шулай ук Индонезия парламенты Вәкилләр палатасының элеккеге рәисе Марзуки Али һәм ассамблея башлыгы Тауфик Киемас ярдәме белән гамәлгә ашырылган. Каллиграф һәр тактаны бизәү өчен бер ай вакыт сарыф иткән.
 
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/08/10/169442/

Комментарийлар