Логотип «Мәйдан» журналы

Иң зур бәхет

Мәхәббәт – сихри дөнья,Кешелекне яшәтә.Аның уртак җимешләреБар дөньяны яшәртә.Сөю татыган җаннарныУл күкләргә күтәрә.Чын гашыйклар гомерләренОҗмахларда үткәрә.Матур гаилә корыргаХыяллана һәр кеше.Гаил...

Мәхәббәт – сихри дөнья,
Кешелекне яшәтә.
Аның уртак җимешләре
Бар дөньяны яшәртә.
Сөю татыган җаннарны
Ул күкләргә күтәрә.
Чын гашыйклар гомерләрен
Оҗмахларда үткәрә.
Матур гаилә корырга
Хыяллана һәр кеше.
Гаиләдә гадел була
Һәркемнең дә өлеше.
Балаларның киләчәге –
Ата-ана өмете.
Иң олы байлык тормышта –
Ул гаилә бәхете!
 

 Рәфыйк ӘХМӘДИЕВ


 

Фото: https://pixabay.com/


 

Комментарийлар