Белгечләр кеше организмы өчен иң файдалы җиләкне атаган. Алар – нарат җиләге (брусника) һәм күк җиләк (голубика).

brusnika-golubika

Әлеге җиләкләрнең өстенлеге – аларны үстерүдә беркем дә катнашмый, ягъни чит кеше кулы керми. Төрле химик препаратлар куллану очраклары да юк дигән сүз. Табиблар әйтүенчә, гомумән алганда, бөтен җиләк тә файдалы. Алар нерв һәм йөрәк-кан тамырлары системасына уңай тәэсир итә, иммунитетны күтәрә, картаю процессын акрынайта торган витаминнарга һәм микроэлементларга бай. Ә менә бакча җиләгенә (клубника) карата сак булырга кирәк, дип кисәтә алар. Аның файдасы азрак, чөнки аны җитештерүчеләр, югары уңыш алу өчен, химик ашламалар кулланалар.
Фото: https://pixabay.com/
«Шәһри Казан»

Комментарий язарга