Логотип «Мәйдан» журналы

Илнур Зәкәрин – "Тур де Франс" этабы җиңүчесе

Чаллы егеты, Россиянең "Катюша" командасы велоузышчысы Илнур Зәкәрин "Тур де Франс" ярышларының 17 нче этабында җиңү яулады. Фото: http://intertat.ru/Илнур 184,5 чакрымга сузылган таулы маршрутта иң я...

Чаллы егеты, Россиянең "Катюша" командасы велоузышчысы Илнур Зәкәрин "Тур де Франс" ярышларының 17 нче этабында җиңү яулады.
Фото: http://intertat.ru/ Фото: http://intertat.ru/
Илнур 184,5 чакрымга сузылган таулы маршрутта иң яхшы күрсәткечкә ирешеп, Олимпиада алдыннан үзенең яхшы әзерлектә булуын исбатлады. Уеннарда 26 яшьлек узышчы Россия данын Татарстан спортчысы буларак яклаячак.
Шунысы да игътибарга лаек: "Тур де Франс" этабында Россия спортчылары соңгы тапкыр 2009 елның 19 июлендә уңышка ирешкән – Сергей Иванов 14 нче этап җиңүчесе булган.

Чыганак: http://intertat.ru/

Комментарийлар