Логотип «Мәйдан» журналы

Илһам Шакировның туган көне уңаеннан концерт оештырыла

15 февральдә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә легендар җырчы, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты Илһам Шакировның туган көненә багышланг...


15 февральдә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә легендар җырчы, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты Илһам Шакировның туган көненә багышланган концерт була.



48046_big
Татар филармониясе өчен әлеге концерт  инде традицион. Ул  2002 елдан бирле һәрдаим 15 февральдә уздырыла. Быел 15 февральдә узачак концертка Илһам Шакировның һәм Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Г.Тукай премиясе лауреаты Әлфия Авзалованың килүе дә көтелә.
Концертта Татарстанның халык артистлары Зөһрә Шәрифуллина, Нәфкатъ Нигъмәтуллин, Татарстанның атказанган артистлары Рәсим Низамов, Марсель Вәгыйзов, Рүзил Гатин, Халыкара конкурслар лауреатлары Ришат Төхфәтуллин, Филүс Каһиров һәм Айгөл Хәйри катнаша дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрылыгының матбугат хезмәте.
Концерт 18:30 сәгатьтә башлана.

 
http://intertat.ru/tt

Комментарийлар