Логотип «Мәйдан» журналы

Илфак Шиһаповның әсәрләре китап булып басылачак

Илфак Шиһаповның әсәрләре китап булып басылып чыгачак. Бу хакта "Татарстан" китап нәшриятенең социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр ителә."Кеше эзлим" дип исемләнгән китапның тышлыгы инде әзер."Менә ул...

Илфак Шиһаповның әсәрләре китап булып басылып чыгачак. Бу хакта "Татарстан" китап нәшриятенең социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр ителә.


ilfak-shihapov
"Кеше эзлим" дип исемләнгән китапның тышлыгы инде әзер.


"Менә ул — Илфак Шиһапов тормышына һәм иҗатына багышланган яңа китапның тышлыгы. Озакламый "Татарстан" китап нәшриятында басылып чыгачак, яңалыкларыбызны күзәтеп барыгыз! Тышлык авторы — нәшриятыбызның баш рәссамы Ринат Хәсәншин", диелә хәбәрдә.



  • Илфак Шиһапов Лениногорск районы Иске Иштирәк авылында дөньяга килә. Журналист буларак 90нчы елларда "Татарстан яшьләре" газетасы белән хезмәттәшлек иткәндә таныла. Соңрак Илфак Шиһапов шаян хикәяләр һәм социаль темаларга шигырьләр иҗат итә башлый. Продюсер буларак җырчы Илсөя Бәдретдинованы таныткан шәхес, җырлар авторы. Соңгы елларда җырчы Айсылу Габдинова белән эшли.

  • 2017 елның май аенда 49 яшендә вафат була һәм туган авылында җирләнә.


Фото: татар-информ

https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/24/188647/

Комментарийлар