Логотип «Мәйдан» журналы

Илфак Шиһапов кибет ачкан. «Татарча»

Казанда Илфак Шиһапов, татар укучысын кайгыртып, татар китаплары, татарча бүләкләр, татар матбугаты сатылачак нокта ачкан. Бу хакта татар дөньясына билгеле журналист һәм продюсер  Илфак Шиһапов үзенең...

Казанда Илфак Шиһапов, татар укучысын кайгыртып, татар китаплары, татарча бүләкләр, татар матбугаты сатылачак нокта ачкан.
SHigapov
Бу хакта татар дөньясына билгеле журналист һәм продюсер  Илфак Шиһапов үзенең социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә хәбәр итте:
«Ачтым мин ул бөтен татар матбугаты, бөтен татар китаплары (кеше укырлыклары, әлбәттә), бөтен татарча открыткалар, татар бүләкләре, татар тамашаларына билетлар һәм гомумән татарга кагылышы булган бөтен нәрсәне бергә тупларга тиеш булган ноктаны. Казанда! Тукай урамында! Гадиерәк итеп әйтсәк, «Муравейник» сәүдә үзәгенә терәлеп торган бер буш торган киоск кебек бинада. Иртәгә иртәннән эшли дә башлаячак, тауар җыела тора, бүген үк, ачу мәлендә дә берничә апа кереп: «О, күптән эзләгән идек бит..» дип берничә открытка, бер-ике гәҗит алып чыгып киттеләр. Иртәгә берничә нәшир тагын гәҗитләр бирергә вәгъдә итте, тагын күпмедер китап китерергә, сувенирлар өстәлергә тиеш. Әлегә бер абзый иртәгә татарча көндәлек алырга керәм дип чыгып китте, бер апа Гүзәл Уразова дискы алып кайтырга кушты, бер кыз Илназ Гариповның автографы белән плакат сорады, кемдер шалтыратып Илсөя Бәдретдинова плакатының бәясе белән кызыксынды. Эшли башлап карыйк инде… Хыялда — эзләгән кеше шушыннан бөтен татар гәҗитләрен, китапларын, дискларын, башка нәрсәләрен ала алырлык урын булдыру. Берничә көннән «Татарча укы» дигән чара кебек нәрсә уздырырга исәп… Уйлыйм инде… Минәйтәм, фейсбук белән вконтактеда татар теле өчен чиксез кайгыручылар кереп ичмасам берәр татарча гәҗит, татар моңы өчен борчылучылар сатуда булган Хәйдәр Бигичев, Таһир Якупов һәм башка бөек шәхесләребезнең берәр булса да дискын, балаларның татарча сөйләшмәвенә борчылганнар балаларга татар телен өйрәтү әсбапларының берәрсен булса да алса, сату гөрләп китәчәк икән. Тәбрисләр кушылса… Эх… Баеп китәселәр алда икән әле… Туристлар агыла башласа тагын…)))»

 
 
http://idel-tat.ru

Комментарийлар