Логотип «Мәйдан» журналы

Илем минем, илкәем

Туган нигеземә кайтыймчы,Рәхмәтләрем аңа әйтимче.Туган илем минем, илкәем,Йолдыз яңгырлары эчендәУйларыма чумып ятыймчы. Ике күзең, беләм, дүрт итепЗарыгыплар мине көткәнең.Туган илем минем, илкә...

Туган нигеземә кайтыймчы,
Рәхмәтләрем аңа әйтимче.
Туган илем минем, илкәем,
Йолдыз яңгырлары эчендә
Уйларыма чумып ятыймчы.
 
Ике күзең, беләм, дүрт итеп
Зарыгыплар мине көткәнең.
Туган илем минем, илкәем,
Ераклардан ишетеп торасың
Йөрәгемнең ничек типкәнен.
 
Егылдым да кабат калкындым,
Энҗеләрне таптым, югалттым.
Туган илем минем, илкәем,
Керфегемнән сөртеп яшьләрем,
Башкаемнан сыйпап юаттың.
 

Рәшит БӘШӘР


Фото: Николай Туганов 

Комментарийлар