Логотип «Мәйдан» журналы

Илдус Диндаровка - 70 яшь!

Нурлат шәһәре Мәдәният сараенда публицист, шагыйрь, язучы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Нурлатның Почетлы гражданины Илдус Диндаровның...

Нурлат шәһәре Мәдәният сараенда публицист, шагыйрь, язучы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Нурлатның Почетлы гражданины Илдус Диндаровның 70 яшьлек юбилей чарасы узды.
dindarov
Юбилярны котларга Чаллыдан Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе, күренекле әдип, Г.Исхакый һәм А.Алиш исемендәге премияләр иясе, «Мәйдан» журналының баш редактор урынбасары Факил Сафин белән шагыйрә Әлфия Ситдыйкова да килгән иде. Кичә бик матур узды. Каләмдәшебезне район башлыгы Алмаз Ахметшин исеменнән аның урынбасары Ильяс Әхмәтҗанов котлады һәм аңа Почет грамотасы тапшырды.
yubilej-dindarova
«Ватаным Татарстан» газетасының баш редактор урынбасары Фәния Әхмәтҗанова, Аксубай һәм Чирмешән районнарыннан килгән вәкилләр язучыны бәйрәме белән котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Чарада язучының дуслары, каләмдәшләре, туганнары, аның иҗатын яратучылар, тугрылыклы укучылары җыелган иде.
ildus-dindarov
Фото: https://vk.com/

http://sptatar.ru/

Комментарийлар