Логотип «Мәйдан» журналы

Илдар Халиков: "Татарстанда массакүләм мәгълүмат чараларыннан башка бер генә проектны да чынга ашырып булмый"

Татарстанда массакүләм мәгълүмат чараларыннан башка бер генә проектны да чынга ашырып булмый. Бу хакта кичә "Бәллүр каләм" республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында ТР Премьер-министры...

Татарстанда массакүләм мәгълүмат чараларыннан башка бер генә проектны да чынга ашырып булмый.
mRYs3OhH8sQ
Бу хакта кичә "Бәллүр каләм" республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында ТР Премьер-министры Илдар Халиков белдерде.
И.Халиков чарага катнашучыларны бәйрәм белән котлады. "Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановтан сезнең катлаулы эшегез өчен рәхмәт сүзләре җиткерәм, - диде ул. - Республика җитәкчелеге сезгә эшләү җиңел булмавын яхшы белә. Сездән башка Татарстанда бер генә проектны да чынга ашырып булмаганын да беләбез... ММЧ дүртенче хакимият диючеләр массакүләм мәгълүмат чаралары дәрәҗәсен түбәнәйтә, - дип саный И.Халиков. - Тыныч милли, конфессиара мөнәсәбәтләр һәм хәтта гаилә - ул сез, ММЧ".
"Электрон ММЧ барлыкка килү, массакүләм мәгълүмат чараларына мөрәҗәгать итүчеләр санын һәм ешлыгын арттырды, журналистның көндәшлеккә сәләтлелеген, оперативлыгын һәм җаваплылыгын күтәрде", - дип өстәде ул.
И.Халиков җиңүчеләрне котлады, профессиональ һәм шәхси уңышлар, сәламәтлек һәм бәхет теләде.
Аннары ТР Премьер-министры дәүләт бүләкләре тапшырды.
 
 
http://tat.tatar-inform.ru

Комментарийлар