Логотип «Мәйдан» журналы

Икмәк

Ик­мәк­кә, җир­гә мә­хәб­бәтБа­бам­нар­дан баш­лан­ган.Йө­рәк әр­неп, кул­га ал­дым,Ик­мәк җир­гә таш­лан­ган...Ик­мәк бит ул – тор­мыш җы­ры,Ик­мәк сү­зе – ту­ган җир.Ил бә­хе­те җир­дә ге­нә,Иген иг...

Ик­мәк­кә, җир­гә мә­хәб­бәт
Ба­бам­нар­дан баш­лан­ган.
Йө­рәк әр­неп, кул­га ал­дым,
Ик­мәк җир­гә таш­лан­ган...

ikmek
Ик­мәк бит ул – тор­мыш җы­ры,
Ик­мәк сү­зе – ту­ган җир.
Ил бә­хе­те җир­дә ге­нә,
Иген игә бул­ган ир!
 
Иген кы­ры, ку­рай ке­бек,
Озын көй уй­нап то­ра.
Ик­мәк тот­сам, го­мер се­рен –
Моң­лы җыр тың­лап то­рам.
 
Акыл – ал­тын, тиң­дә­ше юк
Ик­мәк ди­гән хик­мәт­нең.
Күп­ме көч түк­кән иген­че,
Ка­де­рен бел ик­мәк­нең.
 
Туф­рак – иген­че­нең кө­че,
Ти­ре бе­лән аш­лан­ган.
Йө­рәк әр­неп кул­га ал­дым,
Ик­мәк чүп­кә таш­лан­ган...
 
Светлана ВАСИКОВА

Фото: https://pixabay.com/

«Мәйдан» №5 (май, 2019)

Комментарийлар