Логотип «Мәйдан» журналы

“Идел” халыкара телевизион татар һәм башкорт җырының 2016 елгы фестиваль-конкурсы игълан ителде

“Идел” халыкара телевизион татар һәм башкорт җырының 2016 елгы фестиваль-конкурсы игълан ителде. Быел бәйге алтынчы мәртәбә үткәрелә. Фестиваль-конкурсны «Идел» мәдәниятне үстерү фонды оештыра. Шулай...

“Идел” халыкара телевизион татар һәм башкорт җырының 2016 елгы фестиваль-конкурсы игълан ителде.
01
Быел бәйге алтынчы мәртәбә үткәрелә. Фестиваль-конкурсны «Идел» мәдәниятне үстерү фонды оештыра. Шулай ук Татарстан һәм Башкортстан мәдәният министрлыклары, Бөтендөнья татар конгрессы һәм башка оешмалар теләктәшлек һәм ярдәм күрсәтәләр, диелә әлеге конгресс сайтында.
Фестиваль-конкурска профессиональ артистлар, махсус музыка уку йортлары студентлары, вокаль һәм вокаль-инструменталь ансамбльләр катнаша ала. Ватандашлык һәм тору урынына әһәмият бирелми, яшь ягыннан чикләүләр бар: 16-35 яшь. Бу балалар номинациясенә кагылмый, анда яшь кысалары: 7-16 яшь.
Катнашучылар башкорт һәм татар халык җырларын, башкорт профессиональ композиторының эстрада җырын һәм татар профессиональ композиторының эстрада җырын башкарырга мөмкин. Башкорт җырының — башкорт телендә, татар җырының — татар телендә җырлануы мәҗбүри.
Номинацияләр:
башкорт халык җыры
татар халык җыры
башкорт эстрада җыры
татар эстрада җыры
башкорт вокаль яки вокаль-инструменталь ансамбле
татар вокаль яки вокаль-инструменталь ансамбле
башкорт автор-башкаручы
татар автор-башкаручы
балалар арасында башкорт телендә башкаручы
балалар арасында татар телендә башкаручы.
Конкурска заявкалар исә 2016 елның 7 ноябренә кадәр кабул ителәчәк. Конкурс 3 этапта узачак. Беренчесе — сайлап алу туры. Икенче турга сайланган катнашучыларны тыңлау 7-14 ноябрьдә Уфа музыка колледжында узачак. Ике турдан иләнеп чыккан катнашучылар 18 ноябрьдә Уфаның «Башкортостан» дәүләт концерт залында өченче турда катнашачаклар, шунда ук җиңүчеләр дә билгеләнәчәк, бүләкләү һәм йомгаклау концерты биредә 19 ноябрь көнне булачак.
 
 

Комментарийлар