Логотип «Мәйдан» журналы

«И яшәеш, син бит бик серле!»

Шигърият!Серләремне сиңа ачып салам,Син бит һәрчак бик кирәк.Син булмасаң, нәрсә эшләр идеДулкынланып төшкән бу йөрәк?Кайгыларга ничек түзәр идем,Синең иңнәреңә салмасам,Уйлар диңгезендә бата-чума,Ярл...

Шигърият!
Серләремне сиңа ачып салам,
Син бит һәрчак бик кирәк.

Син булмасаң, нәрсә эшләр иде
Дулкынланып төшкән бу йөрәк?
Кайгыларга ничек түзәр идем,
Синең иңнәреңә салмасам,
Уйлар диңгезендә бата-чума,
Ярларыңа ябышып калмасам.
Чәчәкләрне күреп соклануда,
Чыкларыннан чишмә ясауда –
Көч-куәтләр биреп торучы син,
Яшәтмәүче җанны кысада.
Мәхәббәттән яна язган көнне
Ярдәм кулы сузып өлгердең,
Кәгазьләргә тамган күз яшьләрем
Шигырь булып чыкты – терелдем!
Туган телнең бар киңлеген тоеп,
Шигъри хисле йөрәк талпынды.
Эзләнелде сүзләр – зурлар өчен
Зирәк, батыр туган халкымны.
Җирдә хыялланып, ни әйтсәк тә –
Изгелектә безнең бар ният.
Җитәкләшеп, бер сукмактан үттек,
Рәхмәт сиңа, рәхмәт, шигърият!
 

Язлар була Тукайлы


Язлар була гөрләвекле,
Язлар була Тукайлы.
Гөрләвекләр кебек дәртле
Шигъри җаннар бу айны.
Язлар кайткан саен, Тукай
Милләткә бирә сорау:
– Туган тел дигән чәчәккә
Төшмиме салкын кырау?
Яз килде, яз! Әле ерак
Сагышлы моңсу көзләр.
Тукайның күзенә карап,
Аз түгел әйтер сүзләр.
– Без әле яшибез җирдә,
Шигъриятле милләт без.
Кошлар кебек талпынырга,
Очарга бар дәртебез.
Тирбәлә шигъри дулкыннар,
Назлы җилләр күтәрә.
Халкым, туган телен зурлап,
«Тукай көне»н үткәрә.
 

Җир белән күк җәйдә аңлаша


Оҗмах, дими, нәрсә дисең инде –
Сокландыра җәйге гүзәллек.
Алсу чәчәкләрен күрер өчен
Кышкы салкыннарга түзәрлек.
Тәңре сые, дими, рәхмәт әйтми,
Җиләкләрен ничек җыясың?
Көзге җилләр ачы искән чакта
Шуңа сабыр итеп куясың.
Җәйнең гүзәл Һәр мизгеле өчен
Җирдә әллә ниләр бирерлек.
Хозурланып, йөрәккә ял алып,
Бар эшеңне ташлап йөрерлек:
Кош сайравы, челтер чишмә җыры,
Күзне камаштырган чәчәкләр,
Төрле-төрле гамьгә яратылган
Санап бетермәслек бөҗәкләр.
Ялгызлыктан җаның әрнегәндә,
ич калмыйсың җәен берүзең.
Юл өстендә зәңгәр чәчәк булып
Карап тора сиңа җәй күзе.
Ә Һавасы җылы. Җанга рәхәт.
Яңгырлары – тансык тамаша!
Күкләр күкри, яшен яшьнәп ала,
Җир белән күк җәйдә аңлаша.
Көттерсә дә, җәй тиз үтеп китә,
Әйләнер дә кайтыр тагын бер.
Җәйге сәхрәләрдә йөрер өчен,
Тәңрем, зинҺар, тагын гомер бир!
 

И яшәеш!


Йөрәгемә сыймас хыялларның
Кыялары очлы таш таулы.
Борынымны канатканда ачыш:
«И яшәеш, син бик катлаулы!»
Баш ватканда нидер чишәр өчен
Ярсыган чаклар да булгалый.
Ә аннан соң үз-үземә ачыш:
«И яшәеш, син бит гап-гади!»
Күкрәк киереп сулар Һавам булса,
Эчәр елга акса янымда,
Яшәр өчен бик күп кирәк түгел,
Шөкерана иткән чагымда.
Ләкин түзми күңел. Эзләнүле
Сукмаклары аның күп төрле.
Күккә баксам, суга чумсам да уй:
«И яшәеш, син бит бик серле!»
Ул серлелек үлемсезлек биргән
Кояш нурларының ялкыны.
Җанга иңә мәңге сүнмәс аваз:
«И яшәеш, син бик акыллы!»
Рәхәтләнеп тыныч яшәр өчен
Нинди олы, хозур Җир шары!
Кешеләргә кирәк бу дөньяда
Яши генә белү нибары...
 

Авылымнан читкә киткәннәр


Бер кайтырбыз әле, дип китәләр,
И авылым, синнән читләргә.
Читтә рәхәт, диеп уйлый күрмә,
Китә алар иза чигәргә.
Кем аларга йортлар төзеп куйган?
Акчаларны каян аласы?
Тиеннәрен тиеннәргә кушып,
Яши башлый авыл баласы.
Читтә ятлар чигәләргә әзер,
Аяк чала белсә-белмәсә.
Сыный сине тормыш бәрә-бәрә,
Усаллана, җае килмәсә.
Читтә яңа дуслар сине сата,
Гайбәт йөри булса-булмаса,
Синең йөрәгеңне кызганмыйча,
Телгәләмәкчеләр ләбаса.
Читтә бары гыйбрәт алып була,
Ул гыйбрәтләр күпкә өйрәтә.
Тик Җир шарын иңләп-буйлап йөреп,
Сагыш кына арта йөрәктә.
Кире сиңа тарта тирән сагыш,
Оныттырмый кайтсаң-кайтмасаң.
И авылым! Кайгым артыр, синдә
Сабый чакның эзен тапмасам.
Шул ук инеш, шул ук әрәмәләр,
Шул ук җиләклекләр, урманнар,
Туган якның гүзәллеге булып,
Төшләремә керә торганнар.
Колагымда чыңлый бер көй булып,
Һәр кешенең үзенең җыры бар.
И авылым, читкә киткәннәрне
Тартып торган моңың, нурың бар.
 

Безнең яклар


Безнең яклар шундый җанга якын,
Безнең якның җиле йомшаграк.
Котыплардан килсә, борылып куя,
Кыйбла җилләренә охшабрак.
Безнең якта үлән яшелрәк,
Ә җиләкләр кызыл, пешкәнрәк.
Чәчәкләрдән чәчәкләргә очкан
Бал кортлары тырыш, эшчәнрәк.
Безнең якның урманнары калын,
Һәр яфрагы йомшак, хуш исле.
Саф Һавасы җанга рәхәт, шифа,
Мәңге сулап туймассың төсле.
Безнең якта ирләр имәндәй нык,
Хатын-кызлар исә – сөйкемле,
Һәм табигать бөтен сылулыкны
Тик аларга биргән шикелле.
Безнең якта йөзләр елмаюлы,
Һәрбер кеше шаян, җор телле.
Кайгылардан башлар иелмәсләр,
Безнең якның сүзе үтемле.
Безнең якның чишмәләре моңлы,
Инешләре ихлас җырлырак.
Кешеләрнең бер-берсенә булган
Карашлары назлы, җылырак.
Туган авыл, урам, үскән нигез,
Төшкә кереп, җанны җилкетә.
Безнең яклар – безнең яклар инде,
Туып-үскән җиргә ни җитә?! –
Исәнбаем Һәрчак җирсетә...
 

Лампа куыгы


Кояш баегач, әле ут алганчы,
Гадәтемчә, Һәрчак уйланам.
Гүя лампа куыгын чистартырга
Кулларыма ак чүпрәк алам.
Эңгер чакның шушы мизгелләре
Алып кайта бала чагыма.
Керосинның кадерләрен белгән
Вакытларны күңел сагына.
«Тукта әле, ут алма, бераз тор!
Ашыгып соң кая барасың?
Тиз бетә ул
Чират торып алган керосин...»
Уйландыра торган вакыт булып
Кереп калган җанга эңгерләр.
Күңелләрдә туа эңгер чакта
Иң төшенке, моңсу шигырьләр.
Хисләремне үзенә төреп ала
Эңгерләрнең бөтен суыгы.
Гомер – гүя чәлпәрәмә килеп
Ватылачак лампа куыгы.
Күк йөзенең соңгы алсулыгы
Офыкларга кереп югалыр.
Тәрәзә пәрдәләрен тартып куеп,
Күңел нәрсә белән юаныр?
Караңгы төн кочагында калгач,
Сызланыр тән, түзмәс, карышыр.
Аңа дәва итеп,
Үткән көннең гүзәл мизгелләрен
Күңел искә алырга тырышыр.
Нәни песи баласыдай уйнар,
Миннән төшеп нәни күләгә.
Йокым качкан төннең озынлыгын
Уртаклашыр бары бер мәлгә.
***
Әкрен генә килә хәзер язлар,
Әкрен генә бөре ачыла.
Нигә әле Һаман кырау төшә,
Нигә болай күңел борчыла?
Күңелләрем нигә ашкынмый соң.
Язгы ташкыннарга кушылып?
Нигә әле кошлар озак кайта,
Оя ясамыйлар ашкынып?
Уйлар диңгезендә батам-калкам,
Ниләр булды соң җир йөзенә?
Матур үзгәрешләр көтә-көтә,
Әллә нәрсә булды үземә...
Гүзәл хыялларга кул селтәүләр
Сизәм йөрәгемне тырмавын.
Бар дөньяның артка тәгәрәвен
Беләм миннән генә тормавын.
Алга барабыз дип бара-бара,
Ничек болай артта калынган?
Сазлыкларга Һаман төшерәләр,
Йөртәбез дип хаклык юлыннан.
Ышаныч Һәм өмет туар язда
Булган җирдә борын заманнан.
Алга китеш шушымы соң әллә? –
Аерып булмый чынны ялганнан.
Урлаш, талаш, сатыш, үтерешләр –
Көн тууга котсыз яңалык.
Кошлар көткән күңел шуны ишетә,
Яши рухи яктан кыйналып.
Кайда йөртә безне сусаниннар?
Дусмы алар, әллә дошманмы?
...Күңелкәем, бәгырькәем көтә
Умырзая чәчәк атканны.
 

Кояш


Язгы кояшның утлы күзләре
Дәшә үзенә – инде нишләргә?
Бер янсам – яныйм мизгел эчендә,
Гомергә янып авыр яшәргә.
Язгы кояшның утлы карашы
Тарта үзенә – әллә очарга?
Хыялларыма канат барында
Йөрәк серемне әллә ачарга?
Язгы кояшның якты нурлары
Әллә сагышлы – ник сары төстә?
Әллә яшәүләр җиңел түгелме,
Үз күчәрендә әйләнеп өстә?
Яктылык чәчеп тирә-якларга,
Тереклек биреп бар Җир йөзенә,
Шул нурлы кояш, шул якты кояш
Табалмый шатлык әллә үзенә?
Давыллар була, борчылып ала,
Аңа да яшәү әллә авырмы?
Һич тынгы тапмый, аптырый кояш.
Кешеләр аны аңлый алырмы?
 

Чама кирәк


Чама кирәк Һәрнәрсәдә:
Әгәр булсаң бик йомшак,
Җилкәңә менеп басучы
Кеше табылыр Һәрчак.
Бик кире булсаң да начар,
Тыңламасаң беркемне,
Синең якка борылып та
Карамаслар беркөнне.
Артык усаллык та җирдә
Синең файдага булмас.
Таяр аннан дусларың да,
Сиңа яхшылык кылмас.
Аптыратсаң гел исбатлап,
Бер сүзне мең кабатлап,
Теңкәгә тидең инде, дип,
Алырлар бер яңаклап.
Бик тиз ышанучан булсаң,
Күз дә йоммый алдарлар.
Тәмле телләрен кызганмый
Йөрәгеңә кадарлар.
Бу сыйфатларның Һәммәсе
Булмый калмый адәмдә.
Матур яшәрсең дөньяда
Бары чама белгәндә.
 

Акча


Бу дөньяда бик хәтәр ул
Акча дигән нәрсә.
Хәзер чыгам, диеп тора,
Бер кесәңә керсә.
Утлы табада ул сине
Йомыркадай куыра.
Эшләп акча табыйм, дисәң,
Җелегеңне суыра.
Шундый замана шул хәзер,
Яшәп булмый ансыз.
Борыныңны кая төртмә –
Акчасызлар сансыз.
Акча бездә бер букча, дип,
Кем генә мактана?
Акча Һәрчак синнән өстен!
Итәдер тантана.
Хәйләкәрләр файда күрә –
Көрәк белән көри.
Фанилыкта ук оҗмахта –
Дөнья гизеп йөри.
Ә күп адәм фәкыйрьлектә,
Кермәгәчтен акча.
И, Җир шары! Күпме байлык
Синдә җилгә оча!
Кеше Һаман яши белми,
Таба алмый җаен.
Акча, акча! – халыкларның
Сорый йөрәк маен.
Дәүләт көн дә акча суга –
Акча букча-букча!
Симерәләр тик түрәләр,
Гади халык – какча...
 

Серле Алабуга


Тәлгать Зарипов көе
Әкрен генә Чулман суы ага,
Дулкыннары текә ярга кага.
Серләреңне сөйлә әле, зинһар,
И борынгы гүзәл Алабуга!
Синдә бит ул гасырларны кичкән
Ак мәчетле бик борынгы үрләр.
Искән җилләр ташларыңны сыйпый,
Ә ул ташлар саклый күпме серләр?!
Шагыйрьләрең сиңа табындылар,
Рәссамнарың азмы данга күмде,
Ә шулай да серле йөрәгеңне
Кемнәр генә икән ача белде?
Яшең инде мең яшьтән узса да,
Һаман картаймыйсың, яшь әле син.
Син елдан-ел бары матураеп,
Сокланырлык булып яшәрәсең.
Гүзәл дә соң яңа мәчетләрең,
Биек тә соң хәзер яңа өйләр,
Тик шулай да үткәннәргә кайтып,
Ишетәсе килә моңлы көйләр.
Алабуга, синең меңьяшәрлек
Серле аһәңнәрне халкым тыңлар.
Шул җырлардан җаннар тынычланыр,
Күңелләрдә якты өмет туар.
 
Исәнбаем
Владимир Мироваев көе
Җырлар җырлап кайтып киләм
Чәчәкле кырларыңнан.
Борылып-борылып ага
Биме үз ярларыннан.
Матур син алсу таңнардай,
Авылым – Исәнбаем.
Син минем күңел түрендә
Нур сипкән якты Аем.
Синдәдер минем тәүге кат
Җыр тыңлап үскән бишек,
Аяк очларыма басып,
Дөньяга ачкан ишек.
Күз алдымда сары бәбкә,
Тыкрыкта яшел үлән.
Төшләремдә, хыялымда
Көн саен кайтып киләм.
 

Казанга мең ел


Валерий Әхмәтшин көе
Казанга мең ел
Нәкъ менә быел.
Шуңа зур бәйрәм,
Шуңа зур җыен.
Татар илендә
Казан – башкала.
Ул данлы кала,
Гүзәл таш кала.
Иң ямьле кала
Идел буенда.
Безнең бабайлар
Яшәгән анда.
Казанны белә
Борынгы заман.
Тагын бик озак
Яшә син, Казан.
И гүзәл Казан,
Борынгы Казан!
 

Син кайгырма, әнкәй


Владимир Мироваев көе
Канатланып сары күбәләктәй,
Ашкынам мин яшел болынга.
Мин югалмам чәчәк дөньясында,
Син кайгырма, әнкәй, уйланма.
Сыенам мин синең кочагыңа
Күкрәгеңнән көчләр алырга.
Синең назың шифа әрнүләргә,
Син кайгырма, әнкәй, кайгырма.
Туган йортны беркөн онытыр да
Кире кайтмас, диеп уйланма.
Син бит минем иң кадерле кешем,
Син кайгырма, әнкәй, елама.
Күрәчәкне, киләчәкне уйлап,
Вакытыннан элек ачынма.
Бәлки җирдә иң бәхетле – миндер,
Син кайгырма, әнкәй, борчылма.
 

Татар иле


Владимир Мироваев көе
Идел буйларында кара урман,
Яшел үзәнлектә чәчкәләр.
Гүзәл моңлы җырлар көйли-көйли,
Ургып ага салкын чишмәләр.
Туган ягым, шанлы Татарстан –
Татар иле, татар төбәге!
Күз нурларын сирпеп сиңа карый,
Сине сөя татар йөрәге.
Шушы җирдә бабам хыялланган,
Урманнарга кереп юанган.
Күпме тапкыр өмете өзелгәндер,
Ничә тапкыр кабат ялганган.
Туган ягым, шанлы Татарстан,
Татар иле, татар дәүләте!
Җир шарыннан күпме ураса да,
Синдә генә татар өмете.
Мактал да син, горурлан да бүген
Җир түреннән аккан майлардан.
Ишетсеннәр гүзәл исемеңне
Ераклардан, әллә кайлардан.
Туган ягым, шанлы Татарстан,
Татар иле, татар куәте!
Гасырлардан-гасырларга илтер
Сине тырыш халкым кодрәте.
 
"Мәйдан" журналы архивыннан.

Комментарийлар