Логотип «Мәйдан» журналы

Һиндыба нәрсәдән файдалы?

“Роскачество” белгечләре цикорийның (һиндыба) кеше организмы өчен файдасы турында тәфсилләп сөйләде.

Белгечләр сүзләренчә, цикорий - эчәклектә уңайлы микрофлора тудыра торган пребиотик. Аның составында В төркеме витаминнары, каротин, органик кислоталар һәм макроэлементлар бар.

Эчемлекнең бик файдалы булуы уңаеннан “Роскачество” белгечләре аның төп сыйфатларын санап чыкты. Алар фикеренчә, цикорий: иммунитетны ныгыта, дисбактериозны киметә, организмны зарарлы матдәләрдән саклый һәм бавырны чистарта, аппетитны яхшырта; канда шикәр күләмен киметергә һәм ябыгырга ярдәм итә, йөрәк эшен тотрыкландыра.
Экспертлар панкреатит вакытында (ашказаны асты бизе авырулары) цикорий эчәргә киңәш итә, чөнки ул үт кудыра торган эчемлек булып тора.
Шулай ук ул инулин, сумала һәм гликозидларның югары булуы аркасында бавыр циррозы вакытында файдалы. Ә рибофлавин, тиамин һәм аскорбин кислотасы бавыр һәм бөерләрне генә түгел, бөтен организмны да чистарта.

Автор: Фануз Хабибуллин

 

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от wirestock

 
 

 

 

 

 

 

 

Комментарийлар