Логотип «Мәйдан» журналы

«Һәркөн – Татар имтиханы...»

 СИН – МӘҢГЕЛЕК Мәңгелек дан Сиңа, Татар –Әкияти Батыр Алып –Кайгыны да, үлемне дәҖыр белән җиңгән Халык!Гасырлар катламын ватып,Тарихларың чыга калкып...Батырлыкның, СабырлыкныңҮрнәге – Син...

 
СИН – МӘҢГЕЛЕК
 
Мәңгелек дан Сиңа, Татар –
Әкияти Батыр Алып –
Кайгыны да, үлемне дә
Җыр белән җиңгән Халык!
Гасырлар катламын ватып,
Тарихларың чыга калкып...
Батырлыкның, Сабырлыкның
Үрнәге – Син, Татар Халкы!
Исемең яшәеш күгендә
Якты йолдыз булып балкый...
Вакыт Сине йота алмый.
Син – мәңгелек, Татар Халкы!
 
 
ТӨРКИЛӘР
Борын-борын заманнарның күрке булган
Бөек халык – ул атаклы төрки булган.
Диңгезләрдә, атауларда, сахраларда
Төркиләрнең йорты булган, ирке булган...
Кыйтга саен яши Җирдә йөзләп кавем.
Каннарыннан һаман төрки исе килә.
Бу дөньяда ничә йөзләп телләр, –
Барча телдән төрки аваз ишетелә…
МӨСЕЛМАННАР
Җиргә иман гүзәллеге иңсен өчен,
Мәҗүсилек-наданлыкка чик куярга
Аллаһ бирде үз әмерен Рәсүленә –
Ышанычлы сөйгән колы Мөхәммәдкә...
Шул мизгелдән
мөселманнар күңеленә
Саф нур чәчә гарәп иле, шәһри Мәккә...
Бу изге җир лаек чиксез мәхәббәткә –
Адәмнәргә юл яктырта киләчәккә.
Мөселманнар – сабыр халык,
фида җаннар –
Матурлыкны, тынычлыкны яхшы аңлар!
Кем акыллы – үткер күздән дөнья багар –
Мөселманда ышанычлы дусны табар!
Ир гомере – ел гомере – фасылларда.
Коръән сүзе – Аллаһ сүзе – гасырларда...
 
 
БЕЗНЕҢ ЯЗМЫШ
Ходай безгә шундый язмыш биргән –
Теләмичә риза булырга:
Илне ташлап Җиргә таралырга,
Баскыннарга фида булырга...
Ходай безгә куәт-гайрәт өргән:
Көрәшләрдә исем акларга,
Кавемеңнән сеңгән иманыңны
Җаның-тәнең белән сакларга!
Максатыбыз түрдә – якты, изге:
Тарихлардан сабак алырга,
Киләчәккә яңа юл салырга –
Бөек халык булып калырга!!!
 
 
ТУКАЙГА
Татар халкын уятырга теләп,
Метеор булып яндың, Габдулла.
Аллаһ колы чәчкән орлыклардан
Гөлләр шытты, чәчәк аттылар...
Пушкин илә Лермонтовны –
«Кояш» дидең,
Үз ролеңне әйттең – бары «Ай».
Кояш вә Ай – бәхәсле мәсьәлә...
Татарлыкның җаны – Син, Тукай!
 
 
ШУЛАЙДЫР!
«Син – милләтче!» диючеләргә
Зур «гакыл» юктыр да,
Күрәсең, шулайдыр:
Гел татар буламдыр,
Татарча күрәмдер.
Бу «кире» бәндәсен
Яралткан – Ходайдыр.
Актарган туфраклар,
Алай да, тирәндер –
Хәйямне, Пушкинны,
Һөтене беләмдер.
Күкләргә ашсам да –
Тарта үз оямдыр.
Халкымны тоямдыр,
Тукайны сөямдер.
Ил-йортны кызганып,
Сызланып көямдер...
Мин – мәңге төзәлмәс
Милләтче юләрдер:
Иман – бер,
Кыйбла – бер...
Шәт, шулай үләрмен!!!
 
ЯШЬ МИЛЛӘТТӘШКӘ
Яшә, кардәш, кавемең өчен,
Татар бул син – булма мескен,
Гамәлеңдә җебеп калма,
Хәрәкәтең булсын кискен!
Ышанма бозык тарихка!
Татарлык тапталган анда...
Җиңелсәк тә, татар булыйк –
Яшәсен ул канда, җанда!
Рухың яңарт, куәт тупла
Туар якты көн хаккына!
Ышан, газиз милләттәшем,
«Татар» атлы үз халкыңа!!!
 
* * *
Үз илеңдә,
Үз телеңдә хөрлек булса,
Сулыш – иркен,
Тулы – каннар хәрәкәте...
Басылган ил,
Таланган җир,
Тукталган җыр –
Моннан тирән буламы
Җан җәрәхәте?!
 
 
КЕЧЕК ЧАЛЛЫ – БИЕКТАУ
«Кечек Чаллы» иде исемнәрең,
Туган авылым, хәзер – «Биектау».
Яңа буын аны белми калган,
Иске буын белеп оныткан.
Язлар җиткәч, каеннарга басып,
Сыерчыклар канат кагына.
Кечек Чаллым, ерак балаларың
Шомбыт – Пимәр суын сагына.
Кечек Чаллым, күз алдыма килсәң –
Кузгаладыр хисләр кайнавы,
Искә төшә әнкәм елмаюы,
Искә төшә яшьлек таңнары.
И, Кечек Чаллым,
Бик ерак калдың!
И, Биектавым!
И, Туган авылым!!!
 
БӘРГӘЛӘНӘ ТАТАР ҖАНЫ
Татар – тырыш кырмыска...
Кулы – сабан, тырыста.
Омтылышы – заманча:
Орлыгын чәчә ят кырга.
Тукланучы – саранча...
Булды заман:
Янды Казан,
Елга-елга акты каны...
Илен җуйды,
Аһ-зар кылды,
Эзләде газиз Ватанын,
Шагыйранә аваз салды –
Бәргәләнде татар җаны...
Хилаф кичерде иманы.
Ят канга кушылды каны.
Катнаштан яралган кавем
Каһәрләде-сүкте аны.
Хурлык ачысын йоталмый
Гаҗизләнде татар җаны...
Явызлыкка яхшылыклар
Күрсәтеп-кылып карады.
Җиңүдән исергән токым
Аны һич тә аңламады...
Шул көннәрдән
Бу көнгәчә –
Һәркөн – Татар имтиханы...
Кылдан нечкә,
Кылычтан үткер
Сират кичкәндә егыла –
Аһ! Кырыла татар җаны!..
Сиратны имин кичәрлек
Булсачы милли иманың!
Җанга иман сеңдерүче
Хәзрәтләре кайда аның?
Бу сорауга җавап эзләп,
Бәргәләнә татар җаны!..
Җаннар тыныч йоклаганга
Бәргәләнә татар җаны!..
 
 

Комментарийлар