Логотип «Мәйдан» журналы

Һәр иртәне сөенеп каршы алам

Һәр иртәне сөенеп каршы алам,Һәр яңа көн — яңа бер өмет.Күзләремне ачып җибәрүгә,Көн яктысы тула бөркелеп. Күкрәгемне тутырып бер суласам,Киңәйгәндәй була сулышым.Бәлки, бу көн бәхет пәрдәләренАчып ку...

Һәр иртәне сөенеп каршы алам,
Һәр яңа көн — яңа бер өмет.
Күзләремне ачып җибәрүгә,
Көн яктысы тула бөркелеп. 
Күкрәгемне тутырып бер суласам,
Киңәйгәндәй була сулышым.
Бәлки, бу көн бәхет пәрдәләрен
Ачып куяр димен тормышның.
Шулай булсын, юлчы юлдан уңсын,
Эштәгеләр эштән уңсыннар.
Һәр кешегә бәхет капкаларын
Фәрештәләр ачып куйсыннар.
Уйларының очын җуючылар
Эзләгәнен табып сөенсен.
Мәхәббәтне юк дип йөрүчеләр
Олы мәхәббәткә тиенсен.
Һәрбер көннең яңалыгы була,
Охшаш булмый көннәр көннәргә.
Көчсезләргә көч өстәсен бу көн
Гомер баскычыннан менәргә.
Яхшылыкка юмарт булсын бу көн,
Ишекләрне кайгы какмасын.
Максатына барган һәрбер кеше
Өмет белән алга атласын.

Фәнис ЯРУЛЛИН


Фото:

Комментарийлар