Логотип «Мәйдан» журналы

Һәлакәткә юлыккан самолет ике сәгать җиргә утыра алмый “азапланган” [+ВИДЕО]

Ростов-на-Дону аэропорты янында шартлаган Дубай авиалиниясенең самолетына җир белән очрашырга берничә минут кына калып барган. Әмма ул исән-имин җиргә утыра алмаган.Фаҗига сәбәпләре әлегә төгәл билгел...


Ростов-на-Дону аэропорты янында шартлаган Дубай авиалиниясенең самолетына җир белән очрашырга берничә минут кына калып барган. Әмма ул исән-имин җиргә утыра алмаган.


814f3672e25792253a54fb3cd3ade82c_XL

Фаҗига сәбәпләре әлегә төгәл билгеле түгел, әмма көчле җил аркасында самолет һәлакәткә юлыккан дип фаразлыйлар.
Самолет аэропорт күгендә ике сәгать очып йөри. Ике тапкыр җиргә төшмәкче дә була, әмма тагын һавага күтәрелә. Инде соңыннан диспетчерлар пилотка “утырт” дигәч, ул самолетны җиргә утыртмакчы була... Әмма...
Хәзер белгечләр пилот яки диспетчер гаебле дигән фаразларны да карый. Начар һава торышы булганда, гадәттә самолетны икенче аэропортка җибәрәләр. Әмма бу авиокомпания өчен өстәмә чыгымнар дигән сүз. Бәлки шуның өчен пилот ярамаганга карамый, самолетны җиргә утыртмакчы булгандыр. Кара тартмаларның берсе табылган. Якын арада аларны тикшереп, фаҗига сәбәпләрен төгәл әйтергә тиешләр.

 
[embed]https://www.youtube.com/watch?v=3yVF9tFoO4U#t=23[/embed]

Комментарийлар