Логотип «Мәйдан» журналы

Һава торышы үзгәргән саен баш авырта...

Табиб метеобәйлелектән җәфаланган кешеләргә киңәшләрен бирде.

Һава торышының кискен үзгәрүе кайбер кешеләргә тискәре йогынты ясый. Русия университетларының берсендә профессор булган Ольга Кореннова журналистлар белән аралашу вакытында һава торышы үзгәргән саен авырып җәфаланучыларга киңәшләрен биргән. Бу хакта "Российская газета" басмасы хәбәр итә.
Белгеч раславынча, метеобәйлелек ул – авыру. Һава температурасының кискен үзгәрүе кайбер кешеләрдә кан басымы төшү яисә күтәрелүгә, буыннар сызлауга, йөрәкнең еш тибүенә китерә.
– Без бит йорт хайваннарының үз-үзен тотышы белән салкыннар яки яңгырлар фаразлавын күрәбез. Кеше организмы да - тере табигатьнең бер өлеше, ул аның белән тыгыз бәйләнгән, - ди табиб.
Белгеч әйтүенчә, метеобәйлелек хроник авырулары яки йөрәк белән бәйле проблемалары булган кешеләрдә еш очрый. Мондый кешеләргә табиб спорт белән шөгыльләнергә, шулай ук организмны контраст душ белән чыныктырырга киңәш итә. Спорт залында хәл беткәнче шөгыльләнүгә караганда, көн саен кимендә 30 минут җәяү йөрү бик файдалы.
Ул, шулай ук, өй аптечкасында йөрәк авыруларыннан – нитроглицерин, ә гипертонияле кешеләргә кан басымын төшерә торган дарулар тотарга киңәш итә.
Фото: vk.com

https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/ava-torishi-zg-rg-n-saen-bash-avirta-650065/

Комментарийлар