Логотип «Мәйдан» журналы

Һава десанты гаскәрләре көнен бәйрәм итүче десантчы суга баткан

Мәскәүнең Горький исемендәге паркында Язгы аллеядагы буада Һава десанты гаскәрләре көнен бәйрәм итүче десантчы батып үлгән. Фото: m24.ruИр дуслары белән бергә ял иткән һәм су коенып алырга булган. Кин...

Мәскәүнең Горький исемендәге паркында Язгы аллеядагы буада Һава десанты гаскәрләре көнен бәйрәм итүче десантчы батып үлгән.
Фото: m24.ru Фото: m24.ru
Ир дуслары белән бергә ял иткән һәм су коенып алырга булган. Кинәт кенә аның хәле начарланган һәм ул су төбенә киткән. Дуслары аңа ярдәм итәргә омтылган, тик булдыра алмаганнар.  10 минуттан соң аның мәетен судан чыгарганнар.
Фаҗига булган урынга килгән табиблар ирнең үлемен раслаган.
Мәгълүмат чараларында басылган хәбәрләргә караганда, батып үлүче элек Һава десанты гаскәрләрендә хезмәт иткән. Ул коенган вакытта су белән тончыккан. Фаҗиганең нечкәлекләре тикшерелә.
 
Татар — информ

Комментарийлар