Логотип «Мәйдан» журналы

Һади ТАКТАШның тууына 115 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә була

 18 мартта Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында (Мөштәри урамы, 14) Һади ТАКТАШның тууына 115 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә була.Кичәдә әдипнең тормыш юлы турында аның оныклары, ка...

 18 мартта Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында (Мөштәри урамы, 14) Һади ТАКТАШның тууына 115 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә була.




000080477_1-6c4c04d0f955e488d28bbe1611cda6ab
Кичәдә әдипнең тормыш юлы турында аның оныклары, кардәшләре истәлекләре белән уртаклашачак, галимнәр Фоат Галимуллин, Миләүшә Хабетдинова, Лена Гайнанова, Марсель Әхмәтҗанов аның иҗат юлы белән таныштырачак. Һади Такташ исемендәге әдәби премия лауреатлары Р.Гаташ, Р.Низамиев, С. Әхмәтҗанова, Р.Зәкуан, И.Иксанова, Р.Аймәт чыгыш ясавы көтелә. Татарстанның атказанган артисты Айдар Габдинов, Татарстанның халык артисты Резеда Галимова башкарган җырлар кичәнең бизәге булыр.
Кичә 17 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә ТР Язучылар берлегенең рәсми сайты.

Комментарийлар