Логотип «Мәйдан» журналы

Гүзәлия: «Янәшәмдә ирем була алырдай татар егете табылмады»

Мәскәүдә яшәп иҗат итүче автор-башкаручы Гүзәлия белән әңгәмә. – Гүзәлия, сез рус кешесендә кияүдә. Гаилә корганда авырлыклар тудымы?– Руска кияүгә чыгармын дип уйламаган идем, әмма моңа үкенмим. Әби-...

Мәскәүдә яшәп иҗат итүче автор-башкаручы Гүзәлия белән әңгәмә. 
ire-belen
– Гүзәлия, сез рус кешесендә кияүдә. Гаилә корганда авырлыклар тудымы?
– Руска кияүгә чыгармын дип уйламаган идем, әмма моңа үкенмим. Әби-бабайның вәгазьләрен тыңлап үстем, шуңа күрә мөселман диненә якынмын. Биш вакыт намазымны укымасам да, булдыра алганча, әлеге төп бурычларымның берсен үтәргә тырышам.
– Ник менә нәкъ рус кешесен сайларга булдыгыз?
– Дөресен әйткәндә, үзем дә аптырыйм: күңелемә рус егетләре ятышлырак иде. Алар ягыннан игътибар да күбрәк тойдым. Кая гына барсам да, янәшәмдә ирем була алырдай татар егете табылмады.
– Ир кешедә нинди сыйфатлар булырга тиеш?
– Минем өчен тәрбия мөһим. Иремдә зыянлы гадәтләр юк: эчми, тартмый. Динемне хөрмәт итә: мин намаздан соң, гадәттә, тынычланам. Минемчә, ир өчен хатының тыныч булуы мөһимдер. Танышуыбыз да үзенчәлекле булды, ресторанда эшләгән елларым иде. Ул гади кунак булып безгә килде. Татар икәнемне белгәч, Коръән турында сөйли башлады, ислам дине турында миннән дә күбрәк белә булып чыкты. Шунысы кызык: ул Библия укыган кеше түгел.
– Бүген сез Хәким исемле җырчы егет белән эшлисез. Белүемчә, Радик Юльякшин белән араларны өзгәч, моннан соң яшь егетләр белән эшләмәячәкмен дигән идегез…
– Социаль челтәрләрдә бер җырга тап булдым. Җыр Хәким башкаруында иде. Аның тавышы миңа ошады һәм без хезмәттәшлек итәргә булдык.
– Хәким сезгә “сез” дип эндәшә. Димәк, сез аның өчен укытучы ролендә?
– Әйе, мин аның өчен остаз, укытучы дияргә дә була. Үзем белгән барлык сәхнә серләре белән бүлешәм. Шулай ук кешелеклелек сыйфатларына да өйрәтергә тырышам. Көненә 10-15 минут “күктәге” йолдыз булуның тамашачы яраткан җырчы белән аермалары хакында сөйлим.
– Продюсер буларак, Хәким сезгә түлиме?
– Монысы сер булып калсын. Аның сәләте бар. Ул, чыннан да, җырчы була ала. Мин аңа үз стилен булдыруда, репертуар җыюда ярдәм итәргә каршы түгел.
 
Алинә АЙДАРОВА

Акчарлак

Комментарийлар