Логотип «Мәйдан» журналы

Груша яратасызмы?

Груша сәламәтлек өчен бик файдалы, ләкин билгеле бер авырулар булганда, мәсәлән, панкреатит яки эч катканда, аларны рационнан төшереп калдыру яхшырак, дип сөйләде табиб-гастроэнтеролог Владимир Неронов.

Табиб грушаларны ашказаны асты бизе авырулары булган кешеләргә кулланмаска киңәш итте.

Аның сүзләре буенча, бу җимешләр панкреатит көчәю чорында аеруча куркыныч тудыра. Ашказаны-эчәк тракты эшендәге проблемалар: гастрит, дисбактериоз, колит яки метеоризм булганда да груша ашарга ярамый.
Моннан тыш, эч катканда бу җимешләрне артык куллану тыела. Ашказаны асты бизе авырулары булганда грушаны эшкәрткәннән соң, мәсәлән, кипкән килеш, компот яки сок рәвешендә кулланырга мөмкин.
 

 

 
Автор: Резеда Галикәева

 

Фото: https://ru.freepik.com/

 

 

 

Чыганагы: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2022-09-18/grusha-yaratasyzmy-2954519

 

 

 

 

 

 

Комментарийлар