Логотип «Мәйдан» журналы

ГРИПП, ОРВИ, COVID-19 короновирус инфекциясен индивидуаль профилактикалау ысуллары

Татарстан Республикасы Сəламəтлек саклау министрлыгы инфекцияләрне профилактикалау кагыйдәләрен атады.1 кагыйдә. Кулларны юабыз.Барлык җəмəгать урыннарында, транспортта булганнан соң, ишек тоткаларына...



Татарстан Республикасы Сəламəтлек саклау министрлыгы инфекцияләрне профилактикалау кагыйдәләрен атады.



kul


1 кагыйдә. Кулларны юабыз.



Барлык җəмəгать урыннарында, транспортта булганнан соң, ишек тоткаларына, акчага, оргтехникага тотынганнан соң, ашау һəм ашарга əзерлəү алдыннан кулларыгызны юыгыз.




Су һəм сабын белəн юыну мөмкинлеге булмаганда дезинфекция чаралары яки бер тапкыр кулланыла торган дымлы салфеткалар белән сөртергә кирəк.




Битегезгə һəм күзлəрегезгə юылмаган куллар белəн кагылмагыз.




Уртак сөлгелəрдəн файдаланмагыз.




2 кагыйдә. Эш урыннары һәм бүлмәләр гигиенасын саклыйбыз.






Эш урыныгызның гигиеник хəлдə булуын тикшереп торыгыз.




Өстəл, урындыклар, ишек тоткалары, гаджетлар, клавиатура, мониторлар, портфельлəр, сумкалар өслеклəрен вируслардан арындыру өчен, аларны көнкүреш юу чаралары (мəсəлəн, сабын эретмəсе) кулланып дезинфекциялəгез.




Эштəге һəм өйдəге бүлмəлəрне еш җиллəтегез, дымлы җыештыру үткəрегез.




3 кагыйдә. Гомуми гигиенаны саклыйбыз.






Көн саен душ кабул итегез, чəчлəрегезне юыгыз.




Шома прическаларга өстенлек бирегез (еш кына элəктерелмəгəн чəч биткə төшеп, йогышлану куркынычын арттыра).




Көн дəвамында 3-4 тапкыр битегезне һəм борын юлларын су белəн юыгыз.




Исəнлəшкəндə кул бирешүдəн, үбешүдəн һəм кочаклашудан чиклəнегез.




Эштə махсус билгелəнгəн урыннарда гына тукланыгыз.




4 кагыйдә. Сулыш органнарын медицина битлеге ярдәмендә саклыйбыз.






Медицина битлеклəре кешелəр күплəп җыела торган урыннарда, җəмəгать транспортында барганда, көчле респиратор вирус йогышлары белəн авыручыларны караганда һəм алар белəн аралашканда кулланыла.




Үзеңне зарарланудан саклау өчен битлекне дөрес кияргə кирəк:




— битлек ныклап беркетелергə, аралар калдырылмыйча, авызны һəм борынны тыгызлап ябарга тиеш;




— дымлы битлекне яңасына алыштырырга кирəк;




— битлеклəрне ике сəгать саен алыштырырга кирəк;




— битлекне салганда аның тышкы ягына куллар белəн кагылмаска тырышыгыз;




— кулланылган битлек чүп контейнерына утильлəштерелергə тиеш;




— бер тапкыр кулланыла торган битлекне кабат кулланмагыз.




Бер тапкыр кулланыла торган битлек булмаганда, аны өй шартларында марлянең 4 катламыннан тегəргə була.




Авырган кешене караган очракта, аның белəн элемтəдə булганнан соң битлекне кичекмəстəн салырга һəм кулларны яхшылап юарга кирəк.




Ачык һавада битлек куллану киңəш ителми.




Төчкергəндə һəм йөткергəндə кулланылган тукыма борын яулыгын шунда ук алыштырырга, көн саен юарга һəм ике яклап үтүклəргə кирəк. Мөмкин булган очракта, кəгазь борын кулъяулыкларын куллану киңəш ителə.




5 кагыйдә. Авыруның беренче билгеләре барлыкка килгәндә нәрсә эшләргә?






Контактларны чиклəргə.




Өйдə калыгыз һəм медицина ярдəме сорап, дəвалау учреждениесенə мөрəҗəгать итегез.




Ашау һəм эчү өчен индивидуаль савыт-саба кулланыгыз һəм, аларны юу чараларын кулланып, аерым губка белəн юыгыз.




6 кагыйдә. Командировкага яки ялга баручыларга киңәшләр.






Вирус йогышы, шул исəптəн COVID-19 короновирус таралу буенча куркынычлык зонасына барудан тыелыгыз.




Бару очрагында, эш бирүчегə кайсы илгə барырга җыенуыгыз һəм сроклар турында хəбəр итегез.




Куркынычлык зонасына бару очрагында, кайтканнан соң 14 көн дəвамында контактлардан баш тартыгыз.




Хроник авырулары (диабет, астма һ.б.) булган кешелəр профилактикага аерым игътибар бирергə тиешлəр.


 
Фото: https://pixabay.com/

«Интертат»

Комментарийлар