Логотип «Мәйдан» журналы

Горурлык

Авылымда туган йортым исән,Туган нигез исән – ни шатлык!Кояш белән торып,Капкаларны,Мал-туарны керткәч, тик яптык.Авылымда туган йортым исән,Туган нигез исән – искергән.Искерсә дә, һәр бишебез бергәҖы...

Авылымда туган йортым исән,
Туган нигез исән – ни шатлык!
Кояш белән торып,
Капкаларны,
Мал-туарны керткәч, тик яптык.
Авылымда туган йортым исән,
Туган нигез исән – искергән.
Искерсә дә, һәр бишебез бергә
Җылы алган анда, наз күргән.
Авылымда туган нигез исән! –
Әйтүләре хәтта горурлык!
Шул искергән нигез – каладагы
Хансарайдай йортка торырлык!
Авылымда туган нигез исән!!!

Эльмира Шәрифуллина


Фото: Римма Вьюгова картинасы


 

Комментарийлар