Логотип «Мәйдан» журналы

Гомерем яңадан башлана (Айрат Суфияновка 65 яшь)

Сыенмыйм вак, чуар ләззәткә,Көтмим дә язмыштан ташлама.Йокысыз төннәрем лачыныОфыктан офыкка ташлана.Әрнүле иҗатым түреннән,Ходаем, тупсага ташлама....Ачканда сер-тылсым ишеген,Талпына назлы тал бишег...

Сыенмыйм вак, чуар ләззәткә,
Көтмим дә язмыштан ташлама.
Йокысыз төннәрем лачыны
Офыктан офыкка ташлана.
Әрнүле иҗатым түреннән,
Ходаем, тупсага ташлама.
...Ачканда сер-тылсым ишеген,
Талпына назлы тал бишегем.
Елмаеп гөл калка ташларда.
Яңарган илһамым туфрагы
Ватанлы гамь белән ашлана...
Вакытны чигәреп арткамы?
Әллә соң кодрәтем артамы?
Гомерем яңадан башлана!..
Җанымда рахмани рәхәтлек!
...Йа Раббым, мин Сиңа рәхмәтле...
 

Айрат СУФИЯНОВ


Комментарийлар