Логотип «Мәйдан» журналы

Гомер

Чыклы үләннәргә беренче катТәпи басып йөгереп киткәндә,Эссе көндә тирләп-пешеп уйнап,Үзәк өзелеп тамак кипкәндә,Чишмә суы – татлы ширбәт,Яшәү үзе – татлы ширбәт,Учларыңнан эчеп була,Бәллүр савыт нигә...

Чыклы үләннәргә беренче кат
Тәпи басып йөгереп киткәндә,
Эссе көндә тирләп-пешеп уйнап,
Үзәк өзелеп тамак кипкәндә,
Чишмә суы – татлы ширбәт,
Яшәү үзе – татлы ширбәт,
Учларыңнан эчеп була,
Бәллүр савыт нигә кирәк?
Яшьлегеңдә яшерен генә сөеп,
Йөрәгеңне ялкын ялмаса,
Яраларың әрнеп сызлаганда,
Дәваларлык чараң калмаса,
Мәхәббәтең – әче шәраб,
Яшәү үзе – әче шәраб,
Йотып җибәр дару итеп,
Савытына торма карап.
Шәраб кайгысымы уйлы башта,
Гомер юлы шундый мәшәкатьле…
Әллә агу, әллә дару кирәк
Ачкан чакта ачы хакыйкатьне:
Гомер юлы – мәңге яну,
Яшәү – агу, яшәү – дару
(Савытлары – мөлдерәмә)!
Эчкән саен исән калу,
Эчкән саен исән калу!
 

Фәйрүзә МӨСЛИМОВА


Фото: ok.ru


Комментарийлар