Логотип «Мәйдан» журналы

Гомер турында уйлану

Көн туа да тагын үтеп китә,Сагыш савытларын тутырып.Көн-төн алмашуда нинди хикмәт?…Уйлыйсы бар әле утырып.Гомеремнең һәр иртәсе – шатлык.Аны сөенечтә уздырып;Оныкларны күккә чөя-чөя,Көләсем бар әле ут...

Көн туа да тагын үтеп китә,
Сагыш савытларын тутырып.
Көн-төн алмашуда нинди хикмәт?
…Уйлыйсы бар әле утырып.
Гомеремнең һәр иртәсе – шатлык.
Аны сөенечтә уздырып;
Оныкларны күккә чөя-чөя,
Көләсем бар әле утырып.
Шатлык арты сынаулары килер,
Бәгырь катламнарын умырып.
Яшәү мәгънәләрен уйлый-уйлый,
Елыйсы бар әле утырып!..
Шомлы фикер, дустым, сагайтмачы,
Тулмаган бит әле миңа кырык.
Уйлар…
Көләр…
Елар өчен минем
…Яшисем бар…
Дөнья тутырып!
 

Илдар КЫЯМОВ


Фото: https://pixabay.com/

Комментарийлар