Логотип «Мәйдан» журналы

Гомер буе яра ясап йөрдем

Яраларым синдә җитәрлектер,Тик син генә аны сизәсең.Үзем белгәннәр дә шактый синдә,Аларга син ничек түзәсең?Гомер буе яра ясап йөрдем,Алардан мин ләззәт алмадым.Яраларсыз яшәп булгандыр бит,Бүген генә...

Яраларым синдә җитәрлектер,
Тик син генә аны сизәсең.
Үзем белгәннәр дә шактый синдә,
Аларга син ничек түзәсең?
Гомер буе яра ясап йөрдем,
Алардан мин ләззәт алмадым.
Яраларсыз яшәп булгандыр бит,
Бүген генә шуны аңладым.
Синең дә бар миндә яраларың,
Аз булса да алар җитәрлек.
Ләкин алар гади яра түгел,
Кабат сине гашыйк итәрлек.
 

Мөҗәһит ӘХМӘТҖАНОВ


Фото: https://ru.freepik.com/

Комментарийлар