Логотип «Мәйдан» журналы

"Голос" тапшыруында катнашкан җырчы кызны концерт вакытында атып үтергәннәр (ВИДЕО)

“Голос” тапшыруында катнашып, өченче урынга лаек булган кыз шәһәрләр буйлап үзе концерт куярга чыккан булган.Кристина Гримми Америкадагы “Голос”ка интернеттагы видеороликлары белән танылганнан соң кил...


“Голос” тапшыруында катнашып, өченче урынга лаек булган кыз шәһәрләр буйлап үзе концерт куярга чыккан булган.



голос2
Кристина Гримми Америкадагы “Голос”ка интернеттагы видеороликлары белән танылганнан соң килеп эләгә. Финалга кадәр барып ирешкән Кристинаның концертлар туры гына аянычлы тәмамлана. Флорида штатындагы чыгышыннан соң аны атып үтерделәр. Тамашачыларга автографлар биргән вакытында ике пистолет белән коралланган ир-ат аңа ут ача. Авыр хәлдә кызны хастаханәгә озатсалар да, ул аңына да килмичә авыр тән җәрәхәтләреннән вафат була. Җинаятьчене тиз арада Кристинаның абыйсы тоткарларга тырышып карый, әмма ир шул арада үзен-үзе атып үтерә. Полиция хәзерге вакытта аның кемлеген һәм бу адымга бару сәбәпләрен ачыклау белән мәшгуль.
Кристинага нибары 22 генә яшь була.

[embed]https://www.youtube.com/watch?v=cCOluDYcQHg[/embed]
http://www.almet-rt.ru/tt

Комментарийлар