Логотип «Мәйдан» журналы

Гөлназ һәм Линара Батталовалар апалы-сеңеллеме?

Татар эстрадасында ике Батталова бар: берсе – "Ямьле" төркеменнән Гөлназ, икенчесе – "Кыю кызлар" төркемендә җырлаучы Линара. Линараны шулай ук җырчы Марат Галимовның тормыш иптәше буларак та беләләр....


Татар эстрадасында ике Батталова бар: берсе – "Ямьле" төркеменнән Гөлназ, икенчесе – "Кыю кызлар" төркемендә җырлаучы Линара. Линараны шулай ук җырчы Марат Галимовның тормыш иптәше буларак та беләләр. Бу кызларның икесе дә талантлы, күз явын алырлык чибәр, зифа гәүдәле һәм бер-берсенә бик нык охшаганнар. Гөлназ белән Линара апалы-сеңелле түгел микән соң?




7fca6b83ec715713006372dae3d837be_XL


– Линара белән 8-9 ел элек Чаллыда концерт вакытында таныштык. Ул вакытта мин мәктәптә укый идем әле. Аннан соң без мин укырга кергән Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында күрештек һәм дуслашып киттек. "Сез апалы-сеңеллеме?" – дип сораучыларга элек: "Юк", – дисәк, хәзер берни дә аңлатып тормыйча гына: "Әйе!" – дип җавап бирәбез. Чыннан да, фамилияләребез дә бертөрле, төс-кыяфәт белән дә охшаш яклар бар. Ул гына да түгел, шушы еллар дәверендә без апалы-сеңел кебек булдык, беребезгә бик якынайдык, – дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Гөлназ Батталова.


"Ни өчен бер төркемдә эшләргә, бергә җырларга теләмисез?" – дигән сорауга: "Без танышканда, Линара инде төркем солисты, ә мин үзем генә җырлый идем. "Ямьле" төркемен оештыру идеясе 3 ел элек барлыкка килде, әмма алар да төркем оештырып өлгергән иде инде. Линараны үзебезгә чакыру уе бар иде, тик "Ямьле" белән "Кыю кызлар" – концепцияләре буенча бер-берсенә бөтенләй охшамаган ике төрле проект. Без һәрвакыт эш буенча киңәшләшәбез, шуңа да безнең арада көндәшлек, гомумән, була алмый", – дип җавап бирде Гөлназ.




Гөлназ Линараның кызы белән


http://intertat.ru/

Комментарийлар