Логотип «Мәйдан» журналы

Гөлҗимеш – беренче ярдәмче

Белгечләр фикеренчә, гөлҗимештә С витамины әфлисундагыга караганда да күбрәк. Аны иммунитетны күтәрү, организмны ныгыту өчен кулланалар, шулай ук ул салкын тиюләрне, сулыш алу юлларын дәвалаганда зур...




Белгечләр фикеренчә, гөлҗимештә С витамины әфлисундагыга караганда да күбрәк. Аны иммунитетны күтәрү, организмны ныгыту өчен кулланалар, шулай ук ул салкын тиюләрне, сулыш алу юлларын дәвалаганда зур файда китерә. Моннан тыш, гөлҗимеш азканлылыктан, атеросклероз, югары кан басымыннан, ашказаны һәм хатын-кыз авыруларыннан файдалы.

shipovnik



Төнәтмә ясауның төрле ысуллары бар.
* Бу рәвешле ясалган төнәтмә салкын тигәндә, йогышлы авырулардан яхшы. Ике аш кашыгы гөлҗимешкә ярты литр кайнар су алына. Кайнатып чыгаргач, тагын 10 минут талгын утта тотарга кирәк. Аннары термоска салып, 1,5-2 сәгать төнәтәләр. Әзер төнәтмәне сөзеп, көнгә ике тапкыр берәр стакан эчәргә була. Теләк буенча бер чәй калагы бал салырга мөмкин.
* Витамин җитмәгәндә, менә бу ысул яхшы. 100 грамм гөлҗимешкә бераз кайнар су салабыз. 5 минуттан соң җимешләрне бераз изәбез. Катнашманы термоска салабыз һәм 1 литр кайнар су өстибез. 12 сәгать торганнан соң, төнәтмәне сөзеп, көн саен чәй урынына эчәргә була.
* Йөрәк авыруларыннан файдалы төнәтмә болай ясала. 3 аш кашыгы гөлҗимешне ваклап, кәстрүлгә салып, өстенә 200 мл кайнар су агызырга. Капкач каплап, 5-10 минут әкрен утта тотарга, аннары термоска бушатып, 4 сәгать көтәргә кирәк. Төнәтмәне көнгә өч тапкыр яртышар стакан эчәләр.
4. Ашказаны-эчәк авырулары өчен сыек төнәтмә әйбәт. 1 аш кашыгы гөлҗимешкә ярты литр кайнар су салалар. Утта 10 минут тоткач, 1 сәгать термоста төнәтәләр. Сыеклыкны көнгә өч тапкыр ярты стакан эчәргә мөмкин.

Автор: Эльвира Ямалетдинова


Фото: ok.ru


Чыганагы: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2021-09-29/g-l-imesh-berenche-yard-mche-2524757 







Комментарийлар