Логотип «Мәйдан» журналы

Гөл туфрагы нигә агара?

Гөл үстерергә яратучылар еш кына мондый проблема белән очраша.Сәбәпләре берничә төрле булырга мөмкин. Әйтик, артык күп су сибүдән гөл төбенә минераль матдәләр, тозлар шулай утыра. Дымлы туфракта гөмбә...

Гөл үстерергә яратучылар еш кына мондый проблема белән очраша.
Сәбәпләре берничә төрле булырга мөмкин. Әйтик, артык күп су сибүдән гөл төбенә минераль матдәләр, тозлар шулай утыра. Дымлы туфракта гөмбәчекләр дә тиз үрчи. Мондый туфрак агарып кына калмый, әчи, бозыла.
Су каты яисә хлорлы булган очракта да туфрак агара. Ашлама артык күп салганда, суны сирәк сипкәндә, өйдә дымлылык аз булганда, шулай ук, гөлнең чүлмәге зур булганда да туфрак өслегендә тозлар утыра.
Гөлне икенче савытка күчергәндә элеккесеннән 2-3 сантиметрга киңрәк, 4 сантиметрга тирәнрәк чүлмәк алырга кирәк.


Фото:ok.ru


https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/poleznoe/G-l-tufragi-nig-agara-593358/

Комментарийлар