Логотип «Мәйдан» журналы

Гөл нигә шиңгән?

Бик эссе көннәрдәБарсы су сорыйлар.Сипмәсәң шиңәләр,Кибәләр, корыйлар.Бакчада гөлләргәСамат та сибә шул.Сипсә дә, гөлләреШиңәләр нигә соң?Самат бик әлсерәп,Шул суны эчкән, ди,Бер көнне авырып,Тамагы ш...

Бик эссе көннәрдә
Барсы су сорыйлар.
Сипмәсәң шиңәләр,
Кибәләр, корыйлар.
Бакчада гөлләргә
Самат та сибә шул.
Сипсә дә, гөлләре
Шиңәләр нигә соң?
Самат бик әлсерәп,
Шул суны эчкән, ди,
Бер көнне авырып,
Тамагы шешкән, ди.
Аңлаган Самат та,
Терелеп көч кергәч.
Үсми гөл, беркем дә -
Салкын су эчергәч...
 

Илдар ЮЗЕЕВ


Фото: https: //ru.freepik.com/Изображение от wirestock

Комментарийлар