Логотип «Мәйдан» журналы

«Глаголица» III балалар әдәби премиясенә гаризалар кабул ителә башлады

«Глаголица» III балалар әдәби премиясенә гаризалар кабул ителә башлады.Бу конкурс өченче ел рәттән оештырыла инде. Шушы вакыт эчендә “Глаголица”ның ике альманахында 216 әсәр бастырылды. Авторлар эшләр...

«Глаголица» III балалар әдәби премиясенә гаризалар кабул ителә башлады.
272799605
Бу конкурс өченче ел рәттән оештырыла инде. Шушы вакыт эчендә “Глаголица”ның ике альманахында 216 әсәр бастырылды. Авторлар эшләре буенча кыска метражлы җиде фильм төшерелде. Быел конкурска берничә яңалык кертелгән: беренчедән, территориаль чикләүләр алынган – хәзер премиягә Татарстаннан читтә яшәүчеләр дә дәгъва белдерә ала, икенчедән, һәр алты номинациядә  иң яхшы өч әсәр сайлап алына, өченчедән, “Чит ил телләреннән рус теленә әдәби тәрҗемә” номинациясенә татар теле өстәлгән.  Балаларга ярдәм итү буенча «Счастливые истории» хәйрия фонды директоры Ирина Хөснетдинова сүзләренчә, быел лауреатларга, танылган кешеләр белән очрашулардан һәм төрле гаджетлардан тыш, борынгы Болгар һәм Зөягә экскурсияләр оештырылачак.
Быел конкурс алты номинация буенча үткәрелә, шуларның дүртесендә 10-13 яшьлек һәм 14-17 яшьлекләр катнаша ала. Алар – “Рус телендә шигърият”, “Рус телендә проза”,”Татар телендә проза", “Татар телендә шигърият”, “Рус телендә эссеистика” һәм “Татар, француз, инглиз һәм немец телләреннән рус теленә әдәби тәрҗемә” номинацияләрендә 14-17 яшьлек үсмерләр генә катнаша ала.
Лауреатлар планшетлар, «Малая библиотека» китаплары комплектлары, Россиянең һәм Татарстанның танылган язучылары, шулай ук лагерьда яшәп Рус география җәмгыяте сәяхәтчеләре мастер-классларында катнашуга сертификатлар белән бүләкләнәчәк. Лауреатларның эшләре “Глаголица” альманахында басылачак.
Премиянең лонг-битенә кертелгән 100ләп катнашучыга да осталык дәресләрендә катнашу, альманахта хезмәтен бастыру мөмкинлеге бирелә, алар лауреатларны бүләкләү тантанасына чакырыла.
Премия конкурсы жюрие составында – Россиянең һәм Татарстанның танылган язучылары һәм шагыйрьләре. Алар арасында – Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин, танылган балалар шагыйре, прозаик, тәрҗемәче Борис Вайнер, шулай ук шагыйрә, эссечы, тәрҗемәче ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе  Лилия Газизова.
Конкурска гаризалар 16 марттан 12 сентябрьгә кадәр кабул ителә. Фонд исә, балалар әдәби премиясеннән тыш, "Бяки-Буки" урам әдәби фестивале оештырырга һәм "Глаголица" әсәрләре буенча төшерелгән кыска метражлы фильмнар конкурсы уздырырга ниятли.

Комментарийлар