Логотип «Мәйдан» журналы

Газинур Фарухшинга юбилеенда Татарстанның атказанган артисты исеме бирелде

Филармониянең концертлар залында Газинур Фарухшинның 60 яше тулуга багышланган кичә узды.Мәдәният министры урынбасары Эльвира Камалова аңа Президент карары нигезендә  “Татарстанның атказанган артисты”...


Филармониянең концертлар залында Газинур Фарухшинның 60 яше тулуга багышланган кичә узды.



f2b58bc8bea632e7e7ed3da2a3821c6f_L
Мәдәният министры урынбасары Эльвира Камалова аңа Президент карары нигезендә  “Татарстанның атказанган артисты” дигән  мактаулы исем бирелүен игълан итте һәм таныклыгын тапшырды. Җырчыны Президент  каршындагы  Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды директоры Нурия Һашимова тәбрикләде. Филармония директоры Кадим Нуруллин Газинур Фарукшинны котлаганда аңа яшьтән үк үзенең соклануын  җиткерде. "Сез бу исемгә күптән лаек идегез инде. Сезнең кебек шәхес татар эстрадасында юк. Кесәсендә консерватория дипломы булган килеш эшегезне башка һөнәргә алыштыргансыз. Газинур абый бик горур кеше. Ул беркайчан да “исем бирегез” , “билетларымны алыгыз” дип  йөрмәде. Мактаулы исемсез дә халык йөрәгеннән төшмәгән җырчы Сез”, – диде Кадим әфәнде.
Студент елларында ук концертлар оештырып, тамашачы мәхәббәтен казанды ул. 1980 –90 нчы елларда  җырчының  иң популяр чагы иде.  Тик җырчының көтмәгәндә сәхнәдән китте. Бүгенге көнгә кадәр халык җырчыны  кабатланмас моңнары өчен ярата. Татар дәүләт филармониясе каршында эшли башлаган “Илһамият” клубы  оештырган  ретро – концертларда  катнашып Газинур Фарухшин тамашачыны сөендерде.
Газинур  Фарухшин   юбилей концертында элекке репертуарындагы  җырлар белән бергә яңаларын  да башкарды. Үзе белән бергә  чыгыш ясарга ул үзенең чордашларын да, Сиринә Зәйнетдинова, Рөстәм Насыйбуллин кебек яшьләрне дә чакырган.

Комментарийлар